Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе үз хезмәткәрләре арасында «Балалар күзлегеннән хезмәтне саклау» балалар рәсеме конкурсын үткәрде.
Чараның төп максаты – балаларда хезмәт кешесенең уңай образын, куркынычсызлык культурасын һәм хезмәткә карата хөрмәт формалаштыру.
Эшләрнең күргәзмәсе республика ведомствосының баш офисы фойесында Казан шәһәре, Зур Кызыл урамы, 15/9 йорт адресы буенча ачылды.
Барлык балаларга да хезмәтләре һәм осталыклары өчен зур рәхмәт!