Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Ю.Л. Аляшев бүген “Алабуга” МИЗда инфраструктура объектларын төзү барышын карап тикшерү буенча киңәшмә үткәрде. Чарада “Алабуга СҖТ МИЗ” ААҖ Заказчысы, “Татинвестгражданпроект” ДУП проект институты, “Камгэсэнергострой” ААҖ генераль подрядчысы вәкилләре, субподрядчы оешмаларның җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмә барышында инглиз телен тирәнтен өйрәнү буенча махсуслаштырылган мәктәп, арендалы торак комплексларының икенчел сафка басачак комплексларын төзү, МИЗ белгечләре өчен торак йорт, иҗтимагый үзәк һәм укытучылар өчен йорт төзелешен тәмамлау мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Шулай ук “Синергия” индустрия паркын һәм махсус икътисади зона территориясендә энергетика объектларын төзүгә дә тукталдылар.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча «Камгэсэнергострой» ААҖенә һәм аның субподрядчы оешмаларына ТМЭ буенча килештерелгән эш графикларыннан калышмаска кушылды, махсус эш төрләрен үтәүне тизләтү, һәм шулай ук территорияне тышкы яктан төзекләндерү һәм яшелләндерү, юллар һәм мәйданчыклар кору, Заказчы һәм ТР ДТКИ тарафыннан бирелгән кисәтүләрне бетерергә тәкъдим ителде. Барлыгы исә бүгенге көндә “Алабуга” МИЗда инфраструктура объектларын төзүдә 380 кеше (25 субподрядчы оешма), шул исәптән арендалы торак комплексын төзүдә 250 тирәсе кеше (14 субподрядчы оешма) хезмәт куя. Ел башыннан бирле барлыгы 1 419,2 миллион сумлык, шул исәптән сентябрьдә 125,19 миллион сумлык ТМЭ башкарылган.
Киңәшмәдә ТМЭ буенча килештерелгән эш графикларын үтәү һәм төзелешләрне үз вакытында тәмамлауны һәм объектларны файдалануга тапшыруны тәэмин итү эшләрен оештыруга, шулай ук хезмәт сагы таләпләрен үтәү мәсьәләләренә, төзелеш мәйданнарында эшләгәндә куркынычсызлык техникасы һәм янгын иминлеге мәсьәләләренә аеруча зур игътибар бирелде.
ТР Төзелеш министрлыгы