Инспекция хезмәткәрләре “Урман утырту көне” акциясендә актив катнашты

2014 елның 11 октябре, шимбә

Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе коллективы Дәрвишләр бистәсе тирәсендәге Каенлык аланы территориясендә булып узган акциядә актив катнашты. Хезмәткәрләр яшь нарат агачларын, алга таба үсеп китәчәгенә һәм кешеләргә файда китерәсенә өмет итеп, бик саклык белән утырттылар.

“Урман утырту көне” табигатьне саклау акциясе 2011 елдан бирле ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы инициативасы һәм ТР Министрлар Кабинеты әмернамәсе нигезендә үткәрелә.

Акциянең максаты республиканың урман ресурсларын яңадан җитештерүгә генә кайтып калмый, ә гражданнарны урманга сакчыл карарга өйрәтү, җәмәгатьчелек игътибарын яшел утыртмаларны саклау проблемаларына юнәлтү дә.

Бүген Нагорный бистәсе артында урнашкан Каенлык аланында барлыгы 20дән 30 меңгә кадәр үсенте утыртылды. Акциядә республикадагы министрлыкларның һәм ведомстволарның хезмәткәрләре актив катнашты.

Бүген Татарстанда “Урман утырту көне” акциясе узды. Нарат һәм чыршы үсентеләре Дәрвишләр бистәсе тирәсендәге Каенлык аланы территориясендә, Боровое Матюшино бистәсендә, Казан һәм Кадышево бистәсе арасындагы территориядә, Универсиада авылында, Зәңгәр күл тирәсендә, һәм шулай ук республиканың муниципаль районнарында утыртылды.

Белешмә өчен

Бөтенроссия Урман утырту көне беренче тапкыр 2011 елның 14 маенда билгеләп үтеләнәкъ менә 2011 ел БМО тарафыннан Халыкара урман көне итеп игълан ителә. 2011 елдагы акция нәтиҗәләре буенча 25 миллион тирәсе үсенте утыртыла, аның гомуми мәйданы җиде мең гектардан артып китә, ә чарада 200 меңнән артык кеше һәм 60 төбәк катнаша. Әлеге экологик инициатива РФ Хөкүмәте тарафыннан теләктәшлек таба, һәм илкүләм урман утырту көнен ел саен үткәрү карары кабул ителә. Чараның рәсми датасы булып май аеның икенче шимбәсе санала. Әмма, сүз дә юк, һава торышы исәпкә алына, һәм кайбер төбәкләрдә әлеге көн уңаеннан төп чаралар йә иртәрәк, йә соңрак үткәрелә. Әлеге файдалы эштә һәркем катнаша ала. Акция турында ММЧда киң яктыртыла. Урманчылыклар утырту материаллары белән тәэмин итә, туфракны әзерли. Агач утыртырга алынганнарга инвентарьлар бирелә, агачны ничек дөрес утырту буенча инструктаж үткәрелә. Бөтенроссия Урман утырту көне бик яшь бәйрәм. Әлеге яхшы инициатива вакыт узу белән илдә яшәүче һәркем өчен чын бәйрәмгә әверелер һәм һәркемнең үзе утырткан, ә иң яхшысы – берничә агачы булыр дип өметләнәбез. Без барыбыз да туган ягыбызның “яшел үпкә”сен сакларбыз һәм ныгытырбыз. Чөнки урманнарның безнең тормыштагы өлешен бәяләп бетереп булмый. Алар кешенең яшәешенә тәэсир итеп кенә калмыйча, экологик иминлек гаранты да булып торалар.


«Татар-информ»МА һәм  www.calend.ru материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International