Россиядә яшәүчеләрне үтемле торак белән тәэмин итү буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру планы РФ Хөкүмәте тарафыннан расланды

2014 елның 7 октябре, сишәмбе

2014 елга һәм 2015 һәм 2016 еллардагы план чорына “Россия Федерациясе гражданнарын үтемле һәм уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру планы РФ Хөкүмәте тарафыннан расланды. 20 сентябрьдә РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев тиешле әмернамәгә кул куйды

“Россия Федерациясе гражданнарын үтемле һәм уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү” дәүләт программасының яңа редакциясе  2014 елның 15 апрелендә РФ Хөкүмәте Карары белән расланган иде. Ул Россия Президентының 2012 елның 7 маендагы 600 номерлы Указындагы йөкләмәләре нигезендә тиешле тәртипкә китерелде.

Дәүләт программасы торак һәм торак-коммуналь өлкәләрдәге дәүләт сәясәтенең төп өстенлекләрен билгели. Аңа берничә программа өлеше, шул исәптән “Торак” һәм “Чиста су” ФМП да керә. Дәүләт программасының яңа редакциясенә “Россия гаиләсе өчен торак” программасы да кертелгән, аның максаты эконом-класслы торак тапшыру күләмен арттыру һәм торакның 1 квадрат метры өчен бәяне иң кимендә 20%ка киметүдән гыйбарәт.

Дәүләт программасы буенча 2020 елга кадәр Россиядә торак тапшыру күләме 100 миллион квадрат метрга җитәргә, ә тапшырылган торак ипотекасы кредитларының саны 1,05 миллион данәдән артып китәргә тиеш.

Дәүләт программасын гамәлгә ашыру планы аны үтәүнең вакытларына һәм нәтиҗәләренә сизелерлек йогынты ясаучы контроль вакыйгаларны үз эченә ала.


 Россиянең Төзелеш министрлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International