Минзәләдә 2013-2015 елларда гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү буенча республика адреслы программасын гамәлгә ашыруда тәҗрибә уртаклашуга корылган зональ киңәшмә узды

2014 елның 10 октябре, җомга

Бүген Минзәләдә 2013-2015 елларда гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү буенча республика адреслы программасын гамәлгә ашыруда тәҗрибә уртаклашуга корылган зональ киңәшмә булып узды. Анда Мөслим, Зәй, Менделеевск, Бөгелмә, Балык Бистәсе, Чистай, Лениногорск, Әгерҗе, Баулы һәм Тукай районнарыннан вәкилләр чакырылган иде. Киңәшмә эшендә Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов һәм ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды җитәкчесе Тәлгать Абдуллин катнашты.

Киңәшмә Садак бистәсендә башланып китте, анда аварияле торакта яшәүчеләрне күчерү өчен яңа йортлар төзелә башлаган. Район башлыгы сүзләренә караганда, Минзәләдә гамәлгә ашырылучы программа буенча 33 торак йорт төзелеше башланган, аларның 26сы - Садакта (24се – бер фатирлы, ә 2се - күпфатирлы). Объектларда Минзәләнең подрядчы оешмалары хезмәт куя, алар төзелешне үз оешмалары хисабына башкара. Төзелешне вакытында тәмамлау өчен төзелеш эшләре өчен акчаның тизрәк күчерелүе турында искәртелде. Бу программаны гамәлгә ашыруны да тизләтәчәк.

Киңәшмә Балалар иҗат йортында дәвам итте, анда әлеге программаны гамәлгә ашыру буенча тәҗрибә уртаклаштылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илгизәр Шәгалиев юл картасы булдырылуы турында сөйләде, анда әлеге программа буенча эшнең һәр этабы күрсәтелгән: 1 этап – торакчыларга программада катнашу шартларының таләпләрен җиткерү, 2 этап – белешмәләр туплау (документлар әзерләү, милекчеләрдән торакны сатып алу килешүләрен төзү һ.б.), 3 этап – белешмәләрне ДТФ системасында теркәү, 4 этап – проектлау, төзү һәм фатирларны гражданнарга тапшыру. Һәр эш этабы өчен белгечләр арасыннан җаваплы затлар билгеләнгән. Райондагылар гражданнарны аварияле торактан күчерү буенча адреслы программаны гамәлгә ашыруның IV этабында.

Васыйл Гыйлаҗетдинов программаны гамәлгә ашыруның һәр этабына тукталды. 2 этапта документлар туплауда мәшәкать аеруча күп. Бу кайбер фатирларның милекчесе бар, ә аерым фатирларның хосусыйлаштырылмаган булуы аркасында килеп чыга икән. Минзәләдә этап буенча 2013 елда милекчеләрдән торак сатып алу буенча - 65, быел 50 килешү төзелгән. Республика буенча бу яхшы күрсәткеч. Чистайлылар һәм мөслимлеләр минзәләлеләрдән азрак кына калыша, ә Баулы белән Тукайда бу юнәлештә алга китеш юк, дип Тәлгать Мидхәт улы аларны тәнкыйть утына тотты. Минзәләлеләр документларны рәсмиләштерүне җиңеләйтү өчен ДТФда үз вәкилләрен булдыру теләген җиткерде.

Кайбер районнардагы вәкилләр фатирларда балигъ булмаганнарның яшәвенә бәйле кыенлыклар булуын искәртеп үттеләр. Шуңа күрә гражданнарны аварияле торактан күчерү программасын гамәлгә ашырганда җир һәм фатирлар белән эш итүне юридик яктан грамоталы башкарырга кирәк. Кайбер торакчыларның күченергә теләмәве дә эшне тоткарлый. Аларны квадрат метрлар аермасы өчен бәядәге аерманы капларга туры киләчәге куркыта. ДТФ җитәкчесе тиешле карар кабул итү кирәклеге турында сөйләде: аварияле булудан туктату өчен йортны йә реконструкцияләргә, йә җимерергә һәм яңа фатирларга күченергә

 

ТР Төзелеш министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International