2014 ел башыннан хезмәтне саклау өлкәсен контрольдә тоту кысаларында ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе 787 тикшерү үткәргән

2014 елның 11 октябре, шимбә

2014 ел башыннан бирле хезмәтне саклау өлкәсен контрольдә тоту кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе тарафыннан 787 тикшерү үткәрелгән. Хезмәтне саклауның кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен гомуми суммасы 16 миллион 186 мең сумлык 428 карар чыгарылган.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында булып узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов җиткерде. 
Видеоконференция режимындагы киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән Татарстанның
Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде
Фәрит Хәнифов хәбәр иткәнчә, 2014 елның 10 октябренә карата, республикада 1 млн. 760 мең кв.м. торак кертелгән (еллык бурычның 73,4%ы), бу узган елның шушы чорына карата 102%  тәшкил итә.

Социаль ипотека программасы буенча республикада гомуми мәйданы 247,3 мең кв. метр булган 4 мең 223 фатир кертелгән.

Күпфатирлы инвестицияле торак программасына килгәндә, 125 йорттан 67 йорт тапшырылган.

Төзелеш һәм капиталь төзекләндерү буенча төп “2014 елга беренчел медик-санитар ярдәм” программасы тулы күләмдә төгәлләнгәнАгымдагы чорда “2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәрге чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” ФМП кысаларында РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы линиясе буенча  15 өстәмә ФАП төзелеше бара.

Фәрит Хәнифов 2013-2015 елларда гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү буенча республика адреслы программасын гамәлгә ашыру турында да сөйләде.

10 октябрьдән Министрлык, муниципаль берәмлекләр, ДТФ катнашында киңәшмәләр уздырыла башлады.

Зональ киңәшмәләрне үткәрү гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү буенча программаны гамәлгә ашыруда тәҗрибә уртаклашуга юнәлдерелгән, анда иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән МБ нәтиҗәләре турында сөйләшәләр. Шулай ук Министрлыкның һәм ДТФның аңлатмалары җиткерелә.

10 октябрьдә киңәшмә Минзәлә районында узды. (Ф.М.Хәнифов: "Аварияле торакны ликвидацияләү программасын гамәлгә ашыруны тизләтергә кирәк")

Аварияле йортларда яшәүчеләрнең тораксыз калуын булдырмас өчен, аварияле торак милекчеләренә социаль ипотека программасы кысаларында базар бәясеннән арзанрак бәягә, түбәнәйтелгән кредит проценты, түләү суммасын ваклап түләтү шарты белән, “Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт торак фонды”ннан торак биналар сатып алу мөмкинлеге тудырыла. Бу эш ирекле санала.


ТР Төзелеш министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International