Бүген Инспекциядә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең дәүләт граждан хезмәтендәге төп һәм алдынгы вазыйфалар төркемнәренең кадрлар резервына кертүгә карата конкурс узды.
Инспекция башлыгы в.б. И.Н. Плюснин рәислегендәге кадрлар резервына кертү буенча комиссиядә юридик бүлек башлыгы Н.А. Курневич, дәүләт хезмәте һәм кадрлар сәясәте мәсьәләләре бүлеге башлыгы в.б. Г.И. Мөхәммәтҗанова, “АБАДА” фәнни-интеграцион берләшмәсе Фәнни-методологик тәэминат департаменты җитәкчесе, ф.ф.к. Л.К. Сафиуллин, техник фәннәр докторы, профессор В.С. Изотов һәм дәүләт хезмәте һәм кадрлар сәясәте мәсьәләләре бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе С.Ю. Яковенко катнашты.
Конкурста 17 дәүләт хезмәткәре катнашты. Аның нәтиҗәләре ТР ДТКИ рәсми сайтында урнаштырылачак.
ТР ДТКИ матбугат хезмәте