2014 елның 19 декаберенә мәгълүматлар буенча Татарстан Республикасында 2 млн. 245,9 мең кв. м. торак сафка кертелгән, бу еллык планның 93,6% тәшкил итә. Социаль ипотека программасы буенча 383,4 мең кв. метрның 351,3 мең кв. м. сафка кертелгән, бу планның 91,6% тәшкил итә.
Татарстан шәһәрләре һәм районнарында, Татарстан Президенты сүзләренчә, муниципаль өлкәдәге берничә республика һәм федераль программасы гамәлгә ашырыла. Бу – мәктәпләрне капиталь ремонтлау, балалар бакчаларын, авыл клубларын, ФАП төзү.
Россия быел 27 балла алды, 2013 ел белән чагыштырганда бу бер баллга азрак һәм Көнчыгыш-Европа һәм Урта Азия төбәге буенча уртачадан алты баллга кимрәк.