Дәүләт төзелешен күзәтүнең актуаль проблемаларын сөйләшү һәм дәүләт төзелеше турындагы законнарны актуальләштерү буенча тәкъдимнәр эшләү – РФ субъектлары Дәүләт төзелеш күзәтчелеге органнарының бүген башланган төбәкара конференциясенең максаты әнә шул. Анда РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Наталья Антипина, губернатор урынбасары – гражданлык оборонасы, халыкны һәм территорияләрне гадәттән-тыш хәлләрдән саклау һәм янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә вәкаләтләр башкару буенча комитет рәисе Василий Зубков, Курск өлкәсенең Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе башлыгы Татьяна Березникова, РФ субъектларыннан 41 инспекция җитәкчесе катнашты. ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе башлыгы шулай ук Курск шәһәрендә уза торган конференциядә катнаша.
Конференцияне ачып, Василий Зубков шундый зур күләмле чараны үткәрү буенча ни өчен безнең төбәк сайлануы турында аңлатып китте. Беренчедән, без күп һәм яхшы төзибез. Сүз төрле билгеләнештәге объектлар турында бара: балалар бакчалары, белем бирү биналары, хастаханәләр, спорт корылмалары, терлек комплекслары, логистика үзәкләре һәм башкалар. Икенче бик әһәмиятле сәбәп – төбәктә зур күләмле Курск АЭС-2 объектын төзү эшләре башланды. Бездәге төзелеш тармагы да башка төбәкләрдәге кебек үк проблемалар белән очраша.
Наталья Антипина искәртеп узганча, дәүләт булсынмы ул, шәхси булсынмы, бүген төзелә торган объектка карата заказчы куйган төп таләпләр – сыйфат һәм куркынычсызлык, аларны дәүләт төзелеш күзәтчелеге органнары тикшереп тора. Шул ук вакытта күзәтчелек органнары куйган таләпләрнең астан өскә кадәр бердәм булуы әһәмиятле. Ягъни, Дәүләт төзелеш күзәтчелеге системасында вертикаль корылырга тиеш. Ә техник регламентларны үтәүгә карата таләпләр төзелеш процессындагы барлык дәрәҗәләрдә дә, проект документларын әзерләүдән башлап объектны файдалануга тапшырганчы, мәҗбүри үтәлергә тиеш.
Бүген конференциядә катнашучылар Курчатовта, Курск АЭСнең Иҗтимагый элемтәләр һәм мәгълүматлаштыру үзәгендә пленар утырышлар үткәрә. Ә иртәгә Ирек мәйданындагы Зиярәт кылу үзәгендә узачак түгәрәк өстәл утырышында катнашачаклар.
adm.rkursk.ru