ТР ДТК инспекциясе башлыгы каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды

2014 елның 10 декабре, чәршәмбе

9 декабрьдә ТР ДТК инспекциясендә башлык каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды, ул видеоэлемтә рәвешендә оештырылды һәм бөтен дөньяда Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнен билгеләп үтүгә багышланды.

Утырыш барышында түбәндәге актуаль мәсьәләләр карап тикшерелде:

·         2012-2014 елларда ТР ДТК инспекциясенең коррупциягә каршы программасы үтәлеше турында.

·        Инспекция адресына контроль-күзәтчелек органнарыннан килгән 2014 елда вазыйфаи затларның гамәлләрендә коррупциоген факторларның булу-булмавы буенча йогынты актларын анализлау.

Норматив-хокукый актларга һәм норматив-хокукый актларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү буенча эш торышы турында, шулай ук Инспекция адресына контроль-күзәтчелек органнарыннан килгән 2014 елда вазыйфаи затларның гамәлләрендә коррупциоген факторларның булу-булмавы буенча йогынты актларын анализлау турында юридик бүлек башлыгы Н.А. Курневич сөйләде, бәяләмә бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү һәм мобиль сектор эшчәнлеге турында төзелеше тәмамланган объектларны кабул итүнең тәртибен күзәтү бүлеге башлыгы А.З. Нургалиева сөйләде

Административ-хуҗалык тәэминат, мобилизация эше һәм гражданлык оборонасы бүлеге башлыгы Р.Р. Галиуллин Инспекциянең дәүләт ихтыяҗлары өчен товарлар китерүгә, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру эше турында сөйләде.

Матбугат хезмәте Инспекциянең рәсми сайтында алып барыла торган коррупциягә каршы пропаганда материалларын җиткерде.

Экспертизаларны, тикшерүләрне һәм сынауларны үткәрүне күзәтү буенча территориаль орган җитәкчесе Р.В. Бәширов коррупциягә каршы көрәш максатларында билгеләнгән дәүләт хезмәткәрләре тарафыннан чикләүләрне, тыюларны үтәү һәм бурычларны башкару буенча эшләрне оештыру турында сөйләде.

Дәүләт хезмәте һәм кадрлар сәясәте мәсьәләләре буенча бүлек башлыгы Г.И. Мөхәммәтҗанова утырышта катнашучыларны 2015-2020 елларда Инспекциянең Коррупциягә каршы көрәш программасының төп максатлары һәм бурычлары белән таныштырды.

Утырыш мәсьәләләре буенча тиешле карарлар кабул ителде.

 

ТР ДТКИ матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International