2015 ел азагына кадәр Россия Төзелеш министрлыгы төзелештәге 48 административ процедураны кыскартырга җыена

2014 елның 10 декабре, чәршәмбе

Агымдагы елның 7 декабрендә  торак төзелешендәге процедураларның тулы исемлеге гамәлгә керде. Беренче этапта процедураларның гомуми күләмен 220дән 134кә кадәр киметү мөмкин булды. Россиянең Төзелеш министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, киләсе елда әлеге исемлек буенча тагын 48 позицияне кыскарту күздә тотыла. Әлеге документларга бәйле эш киләсе елның беренче ярты елында төгәлләнергә тиеш.

“Без үткәргән беренче ревизия нәтиҗәсендә торак объектларын төзү өчен килештерүләрнең күләмен ике тапкырга киметү мөмкин булды. Индивидуаль торак төзелешендә иске схема буенча 35 килештерү карала иде, хәзер алар 25кә калды. Күпфатирлы йорт буенча 135 иде, хәзер – 65”, – дип аңлатты Михаил Мень.

“Торак төзелеше өлкәсендә процедураларның тулы исемлеге турында” №403 РФ Хөкүмәте карары нигезендә Россия Федерациясе субъектлары һәм җирле үзидарә органнары барлык норматив-хокукый актларны, төзелештәге өстәмә килештерүләрне төшереп калдырып, әлеге документ таләпләренә туры китерергә тиеш. “Вәкаләтле вәкилләр һәм Генпрокуратура ягыннан әлеге эшне үтәү буенча өстәмә тикшереп тору таләп ителә”, – диде РФ Төзелеш министры урынбасары Наталья Антипина. Төбәкләрдә процедураларның тулы исемлеген үтәүне тикшерү графигы төзелгән инде. 


Россиянең Төзелеш министрлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International