Курскида төбәкара конференциядә дәүләт төзелеш күзәтчелегенең мөһим проблемалары турында сөйләштеләр

2014 елның 12 декабре, җомга

12 декабрьдә Курскида “Дәүләт төзелеш күзәтчелеге: законнар, үзара элемтә, нәтиҗә” темасына төбәкара конференция үз эшен төгәлләде. Чара Курск өлкәсе Хакимияте һәм Курскиның дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе тарафыннан Россиянең Төзелеш министрлыгы ярдәме белән узды. Конференциядә 41 төбәктән дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе җитәкчеләре, шул исәптән Мәскәүнең Дәүләт төзелешен күзәтү комитеты җитәкчеләре катнашты.

Чараның максаты – капиталь төзелеш объектларының сыйфатын һәм куркынычсызлыгын арттыруга, төзелештә катнашучыларның техник регламентларны һәм норматив документларны үтәве буенча таләпләренә карата күзәтчелек органнарының бердәм якын килүенә юнәлдерелгән дәүләт төзелеше турындагы законнарны камилләштерү һәм актуальләштерү буенча тәкъдимнәр эшләү.

Пленар утырышлар һәм “түгәрәк өстәл”ләр барышында аларда катнашучылар төзелешнең сыйфатын, төзелештәге комплекслы иминлекне, энергия нәтиҗәлелеген арттыруның, административ тәҗрибәнең, күзәтчелек эшчәнлегенең норматив-закон актларын чыгару аспектларының актуаль мәсьәләләре, шулай ук куркыныч җитештерү объектларындагы күзәтүнең үзенчәлекләре турында сөйләштеләр. Конференциянең беренче көне Курчатовта, Курск АЭСнең Иҗтимагый элемтәләр һәм мәгълүматлаштыру үзәгендә узды. Курчатов чараны үткәрү өчен очраклы гына сайланмаган. Чөнки биредә Курск АЭС-2 станциясе бинасы төзелә. Бу бик үзенчәлекле объект, аның төзелешен Курск өлкәсе буенча дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе тикшереп тора.

Мәскәү шәһәре Дәүләт төзелешен күзәтү комитетының Янгын күзәтчелеге идарәсе башлыгы Николай Беляев үзенең докладында махсуслашкан – янгын, санитар-эпидемиологик һәм экологик күзәтчелек төрләрен гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Аның сүзләренә караганда, тикшерүләрнең санын киметкәч аларның нәтиҗәлелеге сизелерлек арткан. Узган 2013 елда тикшерүләр барышында ачыклана торган янгын, санитар-эпидемиологик һәм экологик таләпләрне бозу очраклары буенча Комитет тарафыннан 3000 артык күрсәтмә бирелгән, административ хокук бозулар турында 701 беркетмә төзелгән, бозучыларга салынган штрафларның гомуми суммасы 50 миллион сумнан артып китә, бу 2012 ел күрсәткечләреннән ике тапкырга артык. Шул ук вакытта 2014 ел башыннан әлеге күрсәткечләр 2013 ел күрсәткечләрен узып киткән. Әйтик, күрсәтмәләрнең саны 4 600 күбрәк, беркетмәләр – 1022, штрафлар суммасы 60 миллион сумга якынлашкан. Әлеге динамика соңгы берничә елда саклана.

– Күрелә торган административ йогынты чараларының нәтиҗәлелеген мониторинглау барышында төзелештә җибәрелә торган бозуларның административ санкцияләрне арттыру нәтиҗәсендә кимүе күзәтелде, – дип ассызыклады докладчы. 

Н. Беляев шулай ук 2013 елда Россия башкаласында Мәскәүнең дәүләт төзелеш күзәтчелеге тарафыннан үткәрелгән төбәкара конференция нәтиҗәләре турында да сөйләде. 

– Конференция нәтиҗәләре буенча РФ Региональ үсеш министрлыгына, РФ Икътисади үсеш министрлыгына, Ростехнадзорга, РФ Дәүләт думасына, Илкүләм төзүчеләр берләшмәсенә, Россия төзүчеләр берләшмәсенә резолюция җибәрелде, аларның кайбер нигезләмәләре закон проектларына кертелде, – дип билгеләде Н. Беляев. – Алар арасында: билгеле бер вакыт дәвамында җитди бозулар өчен рөхсәтләре алынган оешмаларга СРОга керүне тыю турында нигезләмә; аларны бозган өчен төзелеш күзәтчелеге органнары беркетмә төзергә тиешле булган норматив документлар исемлеген киңәйтү; консервация буенча эш башкарганда бозулар өчен җаваплылык билгеләү.

Чыгышын тәмамлап, Н. Беляев мондый чараларның гадәткә керәчәгенә өмет белдерде, чөнки алар тәҗрибә өйрәнү һәм кызыклы идеяләр турында сөйләшү буенча профессионалларның мәнфәгатьләрен чагылдырып кына калмыйча, закон актларын чыгару инициативасын алга чыгару мәйданы буларак та хезмәт итә.


stroinadzor.mos.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International