Путин төзелештә коррупциягә һәм монополизмга каршы көрәшергә чакырды

2014 елның 15 декабре, дүшәмбе

В.ПУТИН: Михаил Александрович, Юлламага әйләнеп кайтырга телим.

Сез инде нәрсә тәкъдим ителәчәге, чөнки бу хакта алдан ук фикер алышынды, ә атап әйткәндә, бәяләр буенча бездә бу кадәр таркаулык булмаслык шартлар тудыру турында белдегез. Моның өчен нәрсә дә булса, мисал өчен, төзелешкә, бердәм техник таләпләргә бердәм якын килү планында һәм бу эшне системалаштырган һәм күрше төбәкләрдә бер типлы объектларны төрле бәяләрдән төзүгә бәйле хәлләрне юкка чыгара торган башка гамәлләрне башкарырга кирәк.

Монда билгеле бер эчке каршылыклар да бар, бу хакта Юлламада мин шулай ук әйттем, бу проблемаларны без күрәбез дидем. Кызганычка, биредә ачыктан-ачык коррупция өлеше бар, аннан качарга, аны юк итәргә кирәк. Бу өлкәдә монополизм белән бәйле барысы да бар.

Сезнең бу тема өстендә эшләвегезне, эшләвегезне һәм әлеге эчке каршылыкларны ничек урап узу турында, ләкин вәзгыять начар якка таба түгел, ә яхшы якка таба үзгәрерлек итеп эшне ничек оештыру турында уйлавыгызны беләм.

Минем Сезнең бу хактагы фикерләрегезне ишетәсем килә.

М.МЕНЬХөрмәтле, Владимир Владимирович!

Бу карар абсолют дөрес. Без Россия Федерациясенең Татарстан кебек эре субъектларындагы тәҗрибәне өйрәндек, Калуга өлкәсе тәҗрибәсен карадык. Бар җирдә дә заказчы үзәкләштерелгән. Бездә, гадәттә, подрядчыны тәнкыйтьләү гадәткә кергән, һәм барлык тәнкыйтьтә аңа карата гына. Ләкин Министрлыкта эшләү тәҗрибәсе күп очракта заказчының гаебе барлыгын күрсәтә. Һәм Сезнең Юлламада бер үк төрле объектларның, нигездә, төрле бәядән төзелүенә карата әйткәннәрегез, –  бу, күп очракта, заказчы гаебе.

Бүген без, Юллама кысаларында бирелгән йөкләмәләр буенча, әлеге мәсьәләне хәл итүгә керештек, һәм, әлбәттә, берничә пилот проектыннан башларга кирәк. Без берничә гади, аңлаешлы объектны кулланып караячакбыз һәм шуннан соң моның инде гомумфедераль дәрәҗәдә ничек эшләве турында җиткерәчәкбез һәм караячакбыз.

Ләкин, сүз дә юк, Сезнең бу процесслар буенча тикшереп тору һәм күзәтүгә карата әйкәннәрегезне, теләсә кайсы очракта моның барысын да бер корпорациядә күрергә җиңелрәк булачак, аны теләсә нинди хокукый рәвештә төзергә мөмкин, хәзер без бу хакта Хөкүмәттә фикер алышабыз. Бәлки, ул федераль автоном оешмасы булыр, андагы кешеләрнең җитәрлек хезмәт хаклары дәрәҗәсе булып, Сез сөйләгән вәзгыятьне тәшкил итүче күренешләр булмас һәм тикшереп торуы да җиңелрәк бирелер. Башка мәсьәлә: күләмнәр, чыннан да, зур булачак, шуңа күрә хәзер без бу мәсьәлә өстендә эшлибез. Беренче нәтиҗәләрне нинди дә булса пилот проектлары төзелгәннән соң күрергә мөмкин булачак.

В.ПУТИН: Озакка сузмагыз.

М.МЕНЬ: Әйе, Владимир Владимирович, эшләячәкбез.

В.ПУТИН: Тулаем алганда тармак буенча вәзгыять нинди? Социаль торак төзелеш ничек бара? Торак төзелеше буенча, тулаем алганда, эш ничек бара, башка эшчәнлек юнәлешләрендә, күчерү буенча һәм башкалар?

М.МЕНЬ: Владимир Владимирович, Сез белгәнчә, 2013 елда без, тулаем алганда, 70 миллион квадрат метр торак тапшырдык. Без куйган фаразлар: 71 миллион. 1 ноябрьгә карата булган саннар турында Сезгә җиткерәм: бүген 56 миллион квадрат метр тапшырылды инде, бу, 2013 елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, 23 процентка югары, ягъни сизелерлек артым дигән сүз.

В.ПУТИН: Сизелерлек.

М.МЕНЬ: Гомумән алганда, шунысын ышанып әйтә алам, планны без үтәячәкбез, һәм артыгы белән үтәрбез дип өметләнәм, ләкин болары хакында мин инде гыйнварда ел нәтиҗәләре буенча җиткерәчәкмен.

Безнең төп механизм – ул “Россия гаиләсе өчен торак” программасы, биредә без төбәкара төзүчеләргә инфраструктура белән булышабыз. Яхшы механизм. Бүгенге көндә инде 65 төбәкнең безнең белән килешү төзегәнлеге турында җиткерәм. Сез 2017 елга кадәр өстәмә 25 миллион квадрат метр торак бурычын куясыз. 19,5 миллион – болар инде 65 төбәк белән килешүләрдә бар. Калган, җитеп бетми торган миллион квадрат метрларны без туплап бетерербез һәм максатка ирешербез дип өметләнәм.

Монда, әлбәттә, шунысын да өстәп үтәсе килә: коммерциячел булмаган найм турында закон кабул ителде, законга карый торган актлар хәзер Хөкүмәттә кабул итүдә һәм безнең үз-үзебезгә куя торган KPI (KeyPerformanceIndicators – нәтиҗәлелекнең төп күрсәткечләре), – ул 2017 елда 7 процент тирәсе арендалы торак булдыру, ил буенча җитештерүче көчләрне урнаштыруны тыныч кына җәелдерү мөмкин булсын дибез.

В.ПУТИН: Хәзер бездә күпме?

М.МЕНЬ: Хәзер әлегә барлыгы без эшли торган 70 миллионның 600 мең квадрат метры гына. Ләкин бу закон кабул ителгәнче шулай булды, төбәкләрнең үз инициативалары буенча. Ә хәзер закон сатып бетерергә, ягъни голланд аукционнары принцибы буенча азайтырга мөмкинлек бирә. Ягъни арендалы тораклар шулай ук кимүгә таба бара, бу исә, әгәр дә арендалы торак турында сөйләшәбез икән, җир бәясен квадрат метр бәясенә, шулай ук булачак аренда бәясенә  өстәмәү мөмкинлеген бирә.

Кыскача гына техник җайга салу турында. Без монда, Владимир Владимирович, еврокодлар белән бик җитди шөгыльләндек. Безнең тармак арасындагы галимнәр арасында еврокодларга күчүнең безгә шундук якты киләчәккә чыгу мөмкинлеген бирүе турында күп кенә бәхәсләр булды.

Без вәзгыятьне тирәнтен өйрәнәбез һәм безгә Хөкүмәт Рәисе түбәндәге принцип буенча теләктәшлек белдерде. Без ике системаның: үзебезнең җыелма кагыйдәләрнең дә, еврокодларның да параллель хәрәкәтен башлап җибәрәчәкбез. Ләкин эш шунда ки, еврокодлар буенча безнең төзелеш материалы Еврокомиссиядә тиешле лицензияләүне үтәргә тиеш булачак һәм, мөгаен, без монда билгеле бер югалтуларга дучар булырбыз. Ягъни билгеле бер бәйлелек булачак. Ләкин икенче яктан – без, Владимир Владимирович, чит ил инвесторлары өчен ачык булырга тиеш. Әгәр дә алар еврокодлар буенча ВПС-Д  эшләргә тели икән, без бу документларны кабул итү өчен барлык дәрәҗә экспертизаларын әзерләргә тиешбез. Моның өчен хәзер без Төзүчеләрнең илкүләм берләшмәсе белән берлектә булышлык итүче стандартларны һәм үзебезнең илкүләм кушымталарны эшлибез.

В.ПУТИН: Иң мөһиме, ниндидер уртачалыкка һәм яраксызлыкка йогынты ясамау.

М.МЕНЬ: Булмас, Владимир Владимирович. Без бу куркынычларны аңлыйбыз. Гомумән, безнең кагыйдәләр җыелмасы бераз искерде, ләкин алар безнең галимнәр сөйләгән дәрәҗәдә үк начар түгел.

В.ПУТИН: «Бераз» – җиңел әйтелә, алар бит ничәнче елдан әле?

М.МЕНЬ: Соңгы иң җитди үзгәрешләр 1980 нче елларда булды. Ләкин без бер ел эшләү дәверендә яңа композит материаллары өчен 11 кагыйдәләр җыелмасы кабул иттек.

В.ПУТИН: Моны дәвам иттерергә кирәк.

М.МЕНЬ: Дәвам итәбез.

В.ПУТИН: Чөнки яңа технологияләр һәм яңа материаллар барлыкка килә һәм болар исәпкә алынырга тиеш.

М.МЕНЬ: Аварияле торактан күчерү: бу ел буенча безнең бик җитди бурычыбыз бар – 2 миллион 870 квадрат метр торак. Без бу бурычны үтәячәкбез, Владимир Владимирович, мәсьәлә гади түгел. Төбәкләр белән атналык режимда. Әлбәттә, алдынгы төбәкләр бар, артта калучылар бар. Ел азагы буенча мин Сезгә аерым җиткереп торачакмын. Ләкин, тулаем алганда, алдынгылар хисабына, без бу санга чыгачакбыз, куелган бурычны үтәрбез.

В.ПУТИН: Ремонт [эшләрен]  бары тик онытмагыз, югыйсә бездәге аварияле торак саны беркайчан да кимемәс.

М.МЕНЬ: Әйе. Капиталь ремонтка килгәндә, аның яңа системасы эшли башлады. Биредә безнең саннар түбәндәгечә: инде 78 субъектта капремонт программалары расланды, һәм 53 төбәктә процесс башланды.

Биредә Халык фронтының шик-шөбһәләрен аңлыйм, бик җитди контроль зарур. Шул ук вакытта схема түбәндәгечә булырга мөмкин. Йорт үзенең аерым махсус счетын булдырырга мөмкин. Мондый йортлар өчен без бик борчылабыз, чөнки биредә кешеләр үзләре контрольдә тотачак. Икенче бер схема – Федерация субъекты өчен гомуми казна. Биредә, әлбәттә, сораулар туа. Без хәзер, таләпләрне, 44 нче законга караганда, тагын да катгыйрак итү, биредә торглар барлык дәүләт кагыйдәләре буенча үтсен өчен закон актларын чыгару инициативасын әзерлибез.

Бу, чыннан да, катлаулы мәсьәлә. Кешеләр хәзер нәрсә эшләргә кирәклеген аңлый, күп очракта, бездә кешеләр – йортларның милекчеләре. 84 процент тирәсе  – болар үз торак биналарының, фатирларының милекчесе булган кешеләр. Шуңа күрә биредә эшлибез, күзәтәбез.

Аварияле йортлардан күчерүнең сыйфатын да күзәтеп торабыз, җәмәгатьчелектән, шул ук Халык фронтыннан сигналлар кабул итәбез. Һәм биредә без закон актларын чыгару инициативасына килеп төртеләбез. Азкатлы төзелештә безнең рөхсәтләр юк иде. Хәзер без азкатлы төзелешләргә рөхсәтләрне яңадан кайтарабыз, алар үзен-үзе җайга салучы оешмалар тарафыннан бирелә, шуңа күрә теләсә кайсы очракта бу билгеле бер сыйфатны югалту булып тора.

Узган ай ахырында үзен-үзе җайга салуда тәртип урнаштыручы беренче законга кул куйганыгыз өчен рәхмәт Сезгә! Һәм хәзер без тагын тиешле пакет әзерлибез, чөнки без әлеге институтның гамәлгә керүен һәм аның эшләп китүен, бу институтның бездә эшләмәве турында әйтмәүләрен телибез. Ләкин бүген зур гына бурычлар бар, шул исәптән сыйфат буенча да.


Россия Президенты матбугат хезмәте фотосы

www.ntv.ru, minstroyrf.ru материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International