Кичә Сочида өлешләп төзү буенча Бөтенроссия форумы ачылды

2014 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе

“Өлешләп төзү: закон куллану тәҗрибәсенә 10 ел” Бөтенроссия форумы Сочида 10 декабрьдә үз эшен башлап җибәрде. Форумны Россия Федерациясенең төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Леонид Ставицкий ачты. Форумның төп темасы алданган өлешчеләрнең проблемаларын чишүне гомумиләштерүдән гыйбарәт иде.

Леонид Ставицкий Россия Төзелеш министрлыгының, РФ Президенты тарафыннан куелган ил гражданнарын үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү буенча бурычны үтәп, торак, иң беренче чиратта эконом класслы торак төзү темпларын арттыру өчен шартлар тудыруын билгеләп узды. “Безнең ил гражданнары төзелешнең теләсә кайсы этабында торак сатып алу мөмкинлегенә ия булырга һәм шул ук вакытта ахыр чиктә үз фатирларын аласына тулысынча ышанган булырга тиеш. Өлешләп төзү өлкәсендәге хокукый базаны камилләштерү мәсьәләсе, Россия халкы акчалары хисабына төзелешне финанслауның иң әһәмиятле чыганаклары буларак, өстенлекле булып кала. Барлыкка килгән икътисади вәзгыятьне исәпкә алып, илнең төзелеш комплексы динамикалы рәвештә үсүе бик мөһим”, - дип ассызыклады министр урынбасары.

Леонид Ставицкий сүзләренә караганда, ведомство өлешләп төзүдә барлыкка килгән вәзгыятьне тикшереп тора, шуның нигезендә әлеге проблеманы хәл итү буенча план төзергә ниятли.

1 ноябрьгә карата Россиядә 569 проблемалы объект бар, 46,4 мең кеше намуссыз төзүчеләрдән зыян күргән. 54 субъектта алданган өлешчеләр проблемасы кала. Ләкин әле бер ел элек кенә әлеге саннар бик күпкә югары иде. “Хәлне контрольгә алу мөмкин булды. Алданган өлешчеләр саны кими, ләкин бүген торак сатып алучы белән төзүче арасындагы мөнәсәбәтләрне үтәкүренмәле һәм цивилизацияле итәрлек итеп закон чыгару базасын камилләштерү таләп ителә”, - диде Леонид Ставицкий.

Хәзерге вакытта барлык төбәкләрдә дә әлеге проблеманы хәл итү өчен чараларның план-графиклары эшләнгән, шулай ук финанс чыганаклары билгеләнгән.

Гражданнарны яклау максатында дәүләт өлешле инвестицияләрне җәлеп итүче компанияләрнең эшчәнлегенә карата контрольне катгыйландырды. Быелның 1 гыйнварыннан гражданнарның акчалары йә иминият компанияләре тарафыннан, йә Төзүчеләрнең үзара гражданлык җаваплылыгын иминиятләү җәмгыяте тарафыннан иминиятләнергә тиеш. Хәзерге вакытта иминият компанияләренә карата таләпләрне катгыйландыра торган закон проекты әзерләнә. Шулай ук банкларны да өлешчеләрнең акчаларын тикшереп торуга җәлеп итү тәкъдим ителә, моның өчен кредит оешмаларында махсус номиналь счетлар ачу киңәш ителә. Мондый счетларның хуҗалары төзүчеләр булачак, ә бенефициарлары  - гражданнар. Банк әлеге счеттагы акчаларның максатчан файдаланылуын тикшереп тора алачак.

Үз резолюциясендә Форум күпфатирлы йортларны өлешләп төзү өлкәсендә дәүләт ягыннан җайга салучы буларак Россия Төзелеш министрлыгына өлешчеләрнең акчаларыннан максатчан файдаланмауга карата административ яки җинаять җаваплылыгын билгеләү буенча закон чыгару инициативасы белән чыгыш ясарга дигән тәкъдим белән мөрәҗәгать итәргә планлаштыра. Шулай ук, Торак-төзелеш кооперативлары саны артуга бәйле рәвештә, аларның эшчәнлеген тикшереп тору вәкаләтләрен өлешләп төзү өлкәсендә дәүләт контролен гамәлгә ашыручы органнарга йөкләргә тәкъдим ителә. Моннан тыш, Форумда катнашучылар илдә барлык гражданнарга да белешмәләре билгеле булырлык итеп, төзелеш компанияләренең финанс-икътисади торышын мониторинглау системасын төзү кирәклеге турында билгеләп уздылар.

Белешмә

Өлешләп төзү буенча Бөтенроссия киңәшмәсе 2008 елдан башлап төбәкләр һәм депутат Александр Хинштейн тәкъдиме буенча үткәрелә. Чарада Россиянең күпчелек төбәкләреннән вәкилләр катнаша, алар алданган өлешчеләрнең проблемаларын хәл итү һәм №214-ФЗ үтәү тәҗрибәсе белән уртаклаша, федераль хакимият органнары белән берлектә әлеге проблеманы чишү буенча закон актларын чыгару базасын камилләштерү буенча тәкъдимнәр эшли.


Россиянең Төзелеш министрлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International