Президент Владимир Путин шушы көннәрдә төзелеш һәм ТКХ министры Михаил Мень белән төзелештә бәяләрне арттыру һәм коррупция проблемаларын хәл итү буенча чараларны үтәү турында сөйләште. Бердәм заказчы системасын төзү – шуларның бер чишелеш юлы булырга тиеш, моны президент Федераль җыелышка булган Юлламасында кушты. Икенче чара – төзелештә евростандартлар булдыру өстендә министрлык инде биш елдан бирле эшли, дип яза "Коммерсант".
Объектларны бюджет акчасы ярдәме белән төзү өчен бердәм заказчы турындагы мәсьәләне хәл итүне президент Федераль җыелышка булган Юлламасында хөкүмәткә кушты. “Бу бүгенге төзелешләрдәге бәяләрнең төрлелеген җиңеп чыгарга мөмкинлек бирәчәк”, - дип саный президент. Бертиплы объектларга төрле бәяләр – “күп очракта заказчы гаебе”, дип таныды Мень.
- Евроның артуы төзелешнең үз бәясе кисәк арту һәм төзелешләрне катыру белән яный
Төзелеш министрлыгы проектны эшли һәм мондый эш кулланыла торган төбәкләрнең (Татарстан, Калуга өлкәсе) тәҗрибәсен өйрәнә инде. Гамәли эшне пилот проектларыннан башлау планлаштырыла. Бердәм заказчы оешмасының хокукый рәвеше турында әлегә Ак йортта фикер алышалар. “Бәлки, бу федераль автоном оешма булыр, анда кешеләрнең хезмәт хаклары җитәрлек дәрәҗәдә булырлык булсын”, - дип хәбәр итте министр, моның коррупция чагылышларыннан качарга ярдәм итүен искәртеп.
Моннан тыш, инде озакка сузылган төзелештә еврокодларны – Евросоюз белән килештерелгән һәм илкүләм үзенчәлекләрне исәпкә алып куллануга киңәш ителгән стандартларны кертү эше дәвам иттереләчәк. Быелның март аенда икътисадны модернизацияләү һәм инновацион үсеш буенча совет президиумы утырышында Дмитрий Медведев еврокодлар турында яңадан искә төшерде. "2006 яки 2007 елдан бирле без моны болгатабыз", - дип шелтә белдерде премьер.
Утырыш нәтиҗәләре буенча ул Төзелеш министрлыгына 2014 елның 17 декабренә кадәр Россия кагыйдәләрен еврокодлар белән гармонияләштерүне тәэмин итәргә кушты. Михаил Мень хәбәр иткәнчә, моңарчы моның өчен “70 илкүләм документ, шулай ук 35 дәүләтара төзелеш нормалары һәм халыкара кагыйдәләр җыентыгы” әзерләргә кирәк, ул 2014 ел азагына кадәр министрлыкның РФдә еврокодларны куллануны регламентлаучы документны эшләячәгенә ышандырды.
Министрлыкта еврокодларның Россиядә “пилот” тәртибендә 2015 елның азагына кадәр, ә массакүләм тәртиптә 2016 елдан башлап эшли башлар дип өметләнәләр. Моннан тыш, Михаил Мень билгеләп үткәнчә, премьер-министр "ике системаның: безнең кагыйдәләр җыелмасы белән еврокодларның параллель хәрәкәт итүе”нә теләктәшлек белдергән.
realty.newsru.com