Бөтендөнья банкы DoingBusiness 2016 исемлеген бастырып чыгарган, аның буенча Россия Федерациясе узган елгы дәрәҗәсенә карата, тулаем алганда, 11 позициягә – 51 урынга күтәрелгән. “Төзүгә рөхсәт алу” юнәлеше буенча, Михаил Мень сөйләгәнчә, 156дан 119 урынга – 37 позициягә “үрмәләгән”.
Мәнфәгатьләр каршылыгы концепциясен үстерү максатында 2015 елның 5 октябрендә “Дәүләт вазифаларын биләүче затларның һәм башка затларның мәнфәгатьләр каршылыгына китерә торган яки китерергә мөмкин булган шәхси кызыксынучанлык барлыкка килү турында хәбәр итү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмый калу яки җайга салу буенча чаралар күрү бурычларын билгеләү өлешендә Россия Федерациясенең аерым закон чыгару актларына үзгәрешләр кертү турында” 285-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителде.
Бүген Инспекция башлыгының беренче урынбасары И.Ф. Сафиуллин “Эфир 24” телеканалының туры эфирында “Хуҗалык һәм төзелеш буенча торак-коммуналь киңәшләр” телетапшыруында катнашты.