Россиянең Төзелеш министрлыгы Тулы исемлектәге тагын өч процедураны гамәлдән чыгарачак

2015 елның 20 октябре, сишәмбе

РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы Торак төзелешендәге тулы исемлекне тагын өч процедурага киметүне күздә тотучы закон проекты эшләде һәм карап тикшерү өчен кызыксынган башкарма хакимият органнарына җибәрде. Бу хакта Дәүләт думасының җир мөнәсәбәтләре һәм төзелеш комитеты карамагындагы Шәһәр төзелеше буенча эксперт советы утырышында билгеле булды. 

Бүген Торак төзелешендәге процедураларның тулы исемлегендә 141 процедура бар, аларның 131е – федераль законнар, тагын 10сы региональ законнар белән билгеләнгән. Процедураларны киметү өчен Россиянең Төзелеш министрлыгы тарафыннан Торак төзелеше өлкәсендәге тулы исемлектә булган артык процедураларны гамәлдән чыгару өчен кирәкле федераль законнары, хакимият һәм ведомство актлары проектларын әзерләү буенча чаралар планы эшләнде.

“Кабул ителгән план нигезендә без өч процедураны гамәлдән чыгару өлешендә РФ Шәһәр төзелеш кодексына үзгәрешләр кертүне күздә тотучы федераль закон проекты әзерләдек”, – дип сөйләде Россия Төзелеш министрлыгының төзелештә һәм рөхсәт бирү эшчәнлегендә дәүләт хезмәтләре департаменты директоры Рафаэль Луганский.

Закон проекты төзелгән территорияне үстерү турында шартнамә төзү хокукына аукцион нәтиҗәләре хакындагы беркетмәне имзалау процедурасын гамәлдән чыгаруны, шулай ук төзүгә рөхсәт бирүнең гамәлдәге вакытын озынайту процедурасы белән төзүгә рөхсәт бирүгә үзгәрешләр кертү процедураларын берләштерүне күздә тота. “Әлеге процедуралар охшаш, шуңа да карамастан, алар бүленгән. Закон проекты буенча бары тик бер генә – төзүгә рөхсәт бирүгә үзгәрешләр кертү процедурасы калачак, аның кысаларында белешмәләрне тәгаенләргә яки рөхсәтнең гамәлдәге вакытын озынайтырга мөмкин булачак”, – дип аңлатты Рафаэль Луганский.

Моннан тыш, закон проекты шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең мәгълүмати системасында (ИСОГД) урнаштыру өчен материаллар тапшыру процедурасын төзүгә рөхсәт бирү процедурасы белән берләштерәчәк. Моның өчен төзү өчен рөхсәт алырга кирәкле документлар исемлеге ИСОГД урнаштыру өчен тапшырырга тиешле документлар белән тулыландырылачак.

“Төзүчегә төзүгә рөхсәт алганнан соң документларны ИСОГД урнаштыру өчен яңадан мөрәҗәгать итәргә һәм документлар тапшырырга туры килмәячәк”, – диде департамент башлыгы. 


 Россиянең Төзелеш министрлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International