Коррупция турындагы законнарда үзгәрешләр: максатлары һәм асылы

2015 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

Коррупция – Россиядә генә түгел, ә барлык дөньяда иң җитди торучы социаль-икътисади проблемаларның берсе. Ул икътисад үсешенә һәм нәтиҗәлелегенә, дәүләти һәм иҗтимагый механизмнарның нормаль функцияләвенә комачаулый.

Хакимияткә ия булган затларның намуссыз тәртибенә каршы иң үтемле көрәш чараларының берсе – мәнфәгатьләр каршылыгы концепциясен үстерү.  Әлеге концепция корпорацияләр дәрәҗәсендә җитәрлек күләмдә яхшы эшләнгән, ләкин дәүләт дәрәҗәсендә әлегә эшләнү стадиясендә генә, югыйсә  теориядә ул дәүләтнеке буларак та, корпоратив идарәлекне буларак та гомуми стратегиягә ия булырга тиеш.

Нәкъ менә әлеге концепцияне үстерү максатында 2015 елның 5 октябрендә “Дәүләт вазифаларын биләүче затларның һәм башка затларның мәнфәгатьләр каршылыгына китерә торган яки китерергә мөмкин булган шәхси кызыксынучанлык барлыкка килү турында хәбәр итү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмый калу яки җайга салу буенча чаралар күрү бурычларын билгеләү өлешендә Россия Федерациясенең аерым закон чыгару актларына үзгәрешләр кертү турында” 285-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителде.

Бу хакта тулырак итеп яңа  Коррупциягә каршы бюллетень "Коррупция турындагы законнарда үзгәрешләр: максатлары һәм асылы” чыгарылышында укыгыз.

 ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең Коррупциягә каршы бюллетеньнәренең алдагы саннары белән сайтның "Коррупциягә каршы көрәш. Коррупциягә каршы бюллетень" бүлегендә танышырга мөмкин.


 ТР ДТКИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International