Бүген Инспекция башлыгының беренче урынбасары И.Ф. Сафиуллин “Эфир 24” телеканалының туры эфирында “Хуҗалык һәм төзелеш буенча торак-коммуналь киңәшләр” телетапшыруында катнашты.
“Эфир 24” телеканалы студиясендә Илфарт Фәтхерислам улы алып баручыларның һәм тамашачыларның Инспекция эшчәнлеге турындагы сорауларына җавап бирде, кайсы очракларда, кайсы объектларда дәүләт төзелеш күзәтчелеге алып барылганлыгы, Инспекциядә коррупциягә каршы пропаганданың ни рәвешле гамәлгә ашырылуы һ.б. хакында сөйләде.
Телетапшыру хакында
“Торак-коммуналь киңәшләр” тапшыруы тамашачыларга катлаулы торак-коммуналь шартларда тиешле чишелеш юлы табарга һәм мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итәчәк – бу фатирдагы торбалардан су үтсә, подъездда ут булмаса, кайнар суны бетерсәләр, мисал өчен, нишләргә, социаль ипотеканы ничек алырга яки йортка капиталь ремонт ясалсын өчен нишләргә, шулай ук фатирны үзгәртеп планлаштыруны ничек закончалаштырырга яки үз йортың яки коттеджың өчен нинди төзелеш яки төзекләндерү материалы сайларга кебек сорауларга җавап.
Тапшыруның алып баручылары – Тимофей Вагнер һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының матбугат сәркатибе Гөлназ Миңнеханова, шулай ук тапшыруның махсус кунаклары һәм Казан һәм республика министрлыкларыннан һәм ведомстволарыннан килгән экспертлар иң катлаулы сорауларга җавап табарга булышыр. Тапшыруның озынлыгы – 25 минут. Туры эфирга чыгу вакыты: пәнҗешәмбе, 13:30, кабатлау – пәнҗешәмбе 15:30 һәм 19:30 сәгатьләрдә.
Телетапшыруны “Эфир 24” телеканалының рәсми сайтында яки http://efir24.tv/projects/gks/ сылтамасы аша карарга була.
ТР ДТКИ матбугат хезмәте