Типик проектлар реестрына 15 социаль-әһәмиятле объектны кертү киңәш ителде

2015 елның 21 октябре, чәршәмбе

РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы карамагындагы Типик проект документларын сайлап алу буенча норматив-техник совет (НТС), Россия Төзелеш министры урынбасары Юрий Рельян җитәкчелегендә, типик проект документлары реестрына 15 проектны, шул исәптән алты мәктәпне һәм дүрт спорт объектын кертергә киңәш итте.

Реестрга кертү өчен Архангельск өлкәсе, Вельск районы, Погост авылындагы 90 урынга исәпләнгән мәктәп, Курган өлкәсе, Далматов районы, Уксянск авылындагы 275 урынлы урта гомумбелем бирү мәктәбе, Липецк өлкәсенең Лев-Толстой авылындагы 960 укучыга исәпләнгән мәктәп, Мари Иле Республикасы, Волжск районы, Эмеково авылындагы 120 урынга исәпләнгән мәктәп, Башкортстандагы Жуково авылы мәктәбе, Рязань өлкәсенең Скопинск районы, Ильинка авылындагы 132 укучыга исәпләнгән мәктәп проектлары хупланды.

Типик проектлар китапханәсенә кертү өчен тәкъдим ителгән спорт объектларына Новосибирскидагы №170 урта мәктәп бассейны, Краснодар крае, Туапсе шәһәре, Ленин урамындагы бассейн, Мәскәү өлкәсенең Электрогорск шәһәре, Пионер урамындагы кабатланмас уен залы белән спорт залы һәм Тыва Республикасындагы “Синий кит” бассейны кертелде.

Моннан тыш, мәдәният билгеләнешендәге ике объектны – Липецк өлкәсенең Грязи шәһәрендәге һәм Краснодар краеның Шарыпово шәһәрендәге мәдәни үсеш үзәкләре, шулай ук Мәскәү өлкәсенең Долгорудный шәһәрендәге “Мәскәү өлкәсе мәктәбе – табигый-математика юнәлешендәге интернат” ДББУ өчен спорт комплексы белән тулай торак, Вологодск өлкәсенең Молочное поселогындагы ялгыз пенсионерлар һәм ветераннар өчен махсус торак йорт һәм Иваново өлкәсендәге 240 урынлы балалар бакчасы проектларын кертү тәкъдим ителә.

НТС тарафыннан хупланган проектлар турында мәгълүмат Россия Төзелеш министры тиешле боерыкка имза куйганнан соң реестрга кертеләчәк.

Бүген реестрда 155 капиталь төзелеш объектына, шул исәптән 84 балалар бакчасы, 10 мәктәп, 20 спорт бинасы, 17 мәдәният объекты, 7 торак бина, 6 сәламәтлек саклау объекты, 8 РФ Пенсия фонды объекты һәм социаль хезмәт күрсәтү буенча 3 объектка карата белешмәләр тупланган.

Белешмә өчен:

Россиянең Төзелеш министрлыгы 2015 елның 13 мартындагы 170/пр номерлы ведомство боерыгы белән расланган Төзелеш өлкәсендә типик проектлау системасын формалаштыру планын тормышка ашыру буенча эшләвен дәвам итә. Типик проектлар китапханәсенә проект документларын сайлап алу өчен Россия Төзелеш министрлыгы тарафыннан, профильле федераль башкарма хакимият органнары һәм эксперт берләшмәләре катнашында, Норматив-техник совет төзелде. Моннан тыш, министрлык, һөнәри берләшмә белән берлектә, реестрны формалаштыру һәм алга таба типик проект документларын файдалану өчен норматив-хокукый база төзү буенча да эшләвен дәвам итә.

Социаль-әһәмиятле объектларны төзү өчен яңадан файдаланырга мөмкин булган проектлар реестрын төзү төзелеш срокларын киметергә һәм проектларның бәясен төшерергә мөмкинлек бирәчәк: проектлаган һәм экспертиза ясаган өчен чыгымнар минималь һәм конкрет объектны җирлеккә беркетү белән генә бәйле булачак. Шулай ук проект документларына дәүләт экспертизасы үтүнең дә һәм капиталь төзелеш объектларын төзүнең дә сроклары кимиячәк.


Россиянең Төзелеш министрлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International