ТР ДТКИ коррупциягә каршы юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру

2015 елның 9 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасының дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе коррупцияне барлыкка китерә торган сәбәпләрне һәм шартларны бетерү буенча даими эш башкара.

Инспекциядә коррупциягә каршы көрәш чаралары ТР Министрлар Кабинеты карары белән расланган 2015-2020 елларга коррупциягә каршы программа нигезендә оештырылды.

Ведомствода коррупциягә кагылышлы хокук бозуларны кисәтү буенча эшне тикшереп торучы дәүләт хезмәте һәм кадрлар сәясәте бүлегеннән җаваплы белгеч сайланды. Аерым алганда, ул хезмәткәрләрдә коррупциягә карата битараф булмау мөнәсәбәтен формалаштыруга юнәлдерелгән чаралар үткәрә.

Ведомствоның вазифаи затлары арасында мөмкин булган коррупция күренешләренә оператив йогынты ясау өчен интернет-кабул итү эше оештырылды һәм коррупция чагылышлары турында хәбәр итү өчен “ышаныч телефоны” эшли: 8 (843) 238-33-79.

Шулай ук Инспекциядәге вазифаи затлар арасында коррупция күренешләре турында Инспекция җитәкчелеге шәхси кабул иткәндә хәбәр итәргә мөмкин, “коррупция юнәлешендәге фактлар турында гражданнарның мөрәҗәгатьләре өчен әрҗә”дә хәбәр калдырырга була, ул Инспекциягә керү юлында беренче катта урнашкан.

ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе фойесында мәгълүмат стенды бар, анда дәүләт гражданлык хезмәте турында, коррупциягә каршы көрәш турында законнарга кертелгән үзгәрешләр һәм өстәмәләр хакында, коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә кабул ителә торган эчке норматив документлар турында мәгълүмат урнаштырылган. Шулай ук биредә коррупциягә каршы юнәлдерелгән бюллетеньнәр, плакатлар һәм белешмәлекләр, коррупция очраклары турында хәбәр итү ысуллары турында мәгълүмат эленгән.

Инспекциядә коррупциягә каршы башкарыла торган бөтен эшчәнлек хакында мәгълүмат рәсми сайтта, “Коррупциягә каршы көрәш” бүлегендә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International