11 декабрьдә Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы була

2015 елның 8 декабре, сишәмбе

11 декабрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясенең киңәшмәләр залында ведомство башлыгы Василий Кудряшов рәислегендә видеокиңәшмә рәвешендә Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең утырышы була. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралачак:

1. 2015-2020 елларга ТР ДТК инспекциясенең Коррупциягә каршы программасы үтәлеше буенча Региональ орган хисапнамәсе.

2. 2015 елда ТР ДТК инспекциясенә килгән вазифаи затларның гамәлләрендә коррупция күренешләре булу предметына бәйле контроль-күзәтчелек органнарының йогынты ясау актларына анализ ясау.

3. ТР ДТК инспекциясендә коррупция торышы турында мониторинг нәтиҗәләре хакында (интерактив сораштыру).

                                                               Дәүләт хезмәте һәм кадрлар сәясәе бүлеге материаллары нигезендә ТР ДТКИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International