3 катлы, 384 урынга исәпләнгән балалар бакчасы ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алды. Яңа мәктәпкәчә белем бирү оешмасы Казан шәһәренең Идел буе районында, Горки-III торак массивындагы 16А номерлы микрорайонда урнашкан, объектның гомуми мәйданы - 5508 квадрат метр, мәкәтәпкәчә белем бирү учреждениесенең төзүчесе - "Тандем-Д" ҖЧҖ.