Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган утырышта катнашучылар “Террорчылыкка бәйле гамәлләр булырга мөмкин булган объектларны һәм кешеләр күп була торган урыннарны террорчылыктан саклауны камилләштерү турында”гы мәсьәлә карады.
Чара видеоконференцэлемтә режимында алып барылды, анда муниципаль районнаның башлыклары, муниципаль берәмлекләрнең террорчылыкка каршы комиссияләре әгъзалары, эре предприятиеләр, социаль билгеләнештәге объектларның җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия төрле халыкара террорчылык оешмаларыннан чыккан янауларны һәм аларның булу мөмкинлеге артуны билгеләп үтте. Татарстан Республикасында, Россиянең башка төбәкләре һәм бүтән дәүләтләр белән беррәттән, террористик һөҗүмнәр булырга мөмкин, дип белдерелде.
Шуңа бәйле рәвештә хокук саклау структуралары һәм махсус хезмәтләр тәүлек буе потенциаль террорчыларны һәм аларның иярченнәрен ачыклау буенча үз эшчәнлеген көчәйтелгән режимда гамәлгә ашыра.
Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышында халыкны яклау дәрәҗәсен арттыру буенча, бигрәк тә кешеләр күпләп була торган урыннарда өстәмә гамәлләр билгеләнде.
Татарстан Республикасы халкын уяу булырга, режим-саклау һәм тикшереп карау гамәлләрен көчәйтү зарурлыгына тыныч карарга, бик игътибарлы булырга өндәделәр.
Террорчылык актларын кисәтү, үзеңне һәм якыннарыңны яклауны тәэмин итү, җәмгыятьтә тотрыклылык һәм тынычлык саклау өчен республикага һәм Казанга күптән түгел килгән барлык шикле затлар турында, шикле вакыйгалар турында түбәндәге элемтә каналлары буенча кичекмәстән хәбәр итәргә кирәк.
ТР буенча ЭЭМ дежур хезмәте телефоны: (843) 291-35-28 яисә 02
Мобиль телефоннар өчен: 020
Татарстан Республикасы буенча Россия ФИХИнең дежур хезмәте телефоны: (843) 231-45-55
Коткару хезмәтенең уртак номеры: 112
ТР Президентының матбугат хезмәте.