Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында министр И.Ә. Фәйзуллин җитәкчелегендә җитәкчелек составының аппарат киңәшмәсе узды. Чарада узган атнага йомгак ясадылар, киләсе атна планы турында сөйләштеләр.
Киңәшмәдә “Террорчылыкка бәйле гамәлләр булырга мөмкин булган объектларны һәм кешеләр күп була торган урыннарны террорчылыктан саклауны камилләштерү турында”гы мәсьәлә каралды. Ирек Фәйзуллин министрлыкның, оешма-заказчыларның, ведомство буйсынуындагы һәм подрядчы оешмаларның хезмәткәрләрен аеруча кешеләр күп булган җирдә яклау дәрәҗәсен арттыруга карата өстәмә чаралар күрү буенча йөкләмә бирде.
Шулай ук Ирек Әнвәр улы төзелә торган объектларда да тикшерүләр үткәрү зарурлыгы турында белдерде: “Әлеге тикшерүләрне бизнес өчен көлке буларак карамаска чакырам. Планлы һәм планнан тыш тикшерүләрне үткәрү эшләрнең сыйфатын, хезмәт сагы нормалары һәм кагыйдәләре үтәлешен контрольдә тотуга юнәлдерелгән”.
Министр төзелешкә рөхсәт һәм тиешле документлар бирү өчен Күпфункцияле үзәкләрдә “бердәм тәрәзә” булдыру турындагы мәсьәләне эшләү йөкләмәсен бирде. Бу дәүләт структуралары белән аралашуны минимальләштерергә һәм коррупциячел факторлар барлыкка килү мөмкинлеген киметергә булышачак.
Муниципалитетларның вәкилләре белән аралашканда Ирек Әнвәр улы 2016 елга күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасын формалаштыру турында сөйләде. Ул бу программага аз эксплуатацияләнгән йортларны кертүнең мөмкин булмавы турында билгеләде. “Йортның агымдагы торышын, яшен карагыз. Программада яңа йортлар барлыкка килүгә юл куелмаска тиеш”, – диде министр.