2016 елның 10 февралендә ТР Төзелеш министрлыгында “Инвестиция-төзелеш проектын үтәүдә гарант буларак Заказчы. Заказчы-төзүче (техник заказчы) функцияләре, инвестицион-төзелеш процессы башка катнашучылары белән үзара хезмәттәшлек проблемалары" темасына заказчы-төзүче оешма белгечләре һәм җитәкчеләре өчен семинар-киңәшмәдә узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы Арбитраж суды, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтү Инспекциясе, Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе , ТР Хисап палатасы вәкилләре катнашты.
ТР ДТК Инспекциясе Төгәлләнгән төзелеш объектларын кабул итүне күзәтү бүлеге мөдире Әлфия Нургалеева түбәндәге тема буенча доклад белән чыгыш ясады: "Дәүләт төзелеш күзәтүне гамәлгә ашыруда тикшерү үткәрү тәртибе һәм төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең) һәм проект документларының таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алу тәртибе. ДТК Канунында яңалыкар”.
Бүген Алабугада күпләп өй туе үткәрелде. “Ятимнәргә – торак” программасында катнашучы 23 кеше Автомобильчеләр, 8 адресы буенча урнашкан яңа йорттан фатир ачкычлары алды.
Программада катнашучылар бу вакыйганы күптән көтте, чөнки йорт арендалы торак программасы буенча төзелде, ләкин ул тулысынча кешеләр яшәмәде, гомумйорт ихтыяҗлары, җылылык һәм электр энергиясе өчен түләү мәсьәләсе килеп басты. Шуңа күрә әлегә кадәр Дәүләт торак фонды белән сөйләшүләр алып барылды, программасында катнашучыларны фатир белән тәэмин итү кичектерелде. Бүген бу мәсьәлә килешүгә ирешелгән. Йортта тулысынча кешеләр күчеп бетмичә, ОДН өчен идарәче компаниясе түләячәк.
Барлыгы быел республикада “Ятимнәргә – торак” программасы буенча 300 дән артык кеше үзенең фатирыен алды яки алачак, Алабуга ятимнәргә мебель белән җиһазландырылган торак бирелә торга бердәнбер район булып тора. Бәлки нәкъ менә шуңа күрә бүген башка район кешеләре дәАлабугада яшәргә теләк белдергән.
Ул арада шушы көннәрдә шәһәр башкарма комитетына әлеге программма буенча фатр алырга теләүче 7 кешедән торган яңа исемлек килде.Әмма алар икенче елга гына торак белән тәэмин ителәчәк.
ИА "Татар-Информ"мәгълүмат агентлыгы
60 модульле ФАП һәм 40 участок ветеринар пункты төзеләчәк. Төзелеш эшләренә 330 млн сум акча бүленде, дип сөйләде бүген "Татар-информ" агентлыгында узганматбугат конференциясендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары вазифаларын башкаручы Илшат Гыймаев.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Юрий Аляшев Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковның Минзәлә муниципаль района эш сәфәрендә катнашты.
Татарстан Премьер-министры 27фатирлы яңа йортны файдалануга тапшыру тантанасында катнашты. Объект гражданнарны аварияле торактан күчерү адреслы программасы буенча һәм социаль ипотека кысаларында төзелгән.
Татарстан Республикасы Төзелеш,архитектура һәм ТКХ министрлыгында өлешләп төзелә торган объектлар буенча киңәшмә үзды. Киңәшмә министрның урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы И.С. Гимаев җитәкчелегендә үтте. Чарада шулай үк АЯҖ "Свей", "Тимер банк", «Татинвестгражданпроект», ТР ДТКИ вәкилләре катнашты.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы Министрлыгында, Ростов өлкәсеннән Казанга тәҗрибә уртаклашу өчен килгән хезмәттәшләр белән берлектә киңәшмә узды.
Очрашу ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И. Э. Фәйзуллин җитәкчелегендә узды. Киңәшмәдә министрның беренче урынбасары А. М. Фролов, министр урынбасарлары В. Н.Кудряшев, А. Р. Гатиятов, Ю. Л. Аляшев, И. С. Гимаев, шулай ук «Татинвестгражданпроект» генераль башлыгы А. А. Хөснетдинов, "Главинвестстрой РТ" директоры М. М. Айзатуллин, Идарә начальнигы ТР төзелеше һәм архитектура буенча дәүләт экспертиза һәм бәяләр билгеләү идарсе директоры М. Х. Салихов, ТР “ төзүчеләр Берлеге" президенты Р. Ш. Халитов, ТР ДТКИ башлыгы В. А. Кудряшов.
Ростов өлкәсе делегациясен төзелеш, архитектура һәм Ростов өлкәсе территориаль үсеш министры урынбасары В. Л. Ставицкий җитәкләде. Шулай ук очрашуда ДАУ РО "Проект документларының һәм инженерлык эзләнүләре нәтиҗәләрене Госэкспертизасы" җитәкчесе Э. А. Таржиманов катнашты.
Яшел Үзән районында республика программалары гамәлгә ашыру кысаларында яңа йортны ачу тантанасы узды. Ачу тантанасында Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы А. В. Тыгин катнашты
263 гаилә фатир ачкычлары алды: 22 Бөек Ватан сугышында катнашучы, 30 балалар йортын тәмамлаучы, 6 күп балалы гаилә, " Социаль торак" программасы буенча 50 гаилә, " Аварияле торак" программасы буенча 140 гаилә.
2016 ел башыннан Татарстанда 300 мең кв. м. торак сафка кертелгән. Бу хакта бүген ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин гадәттәге республика киңәшмәсендә хәбәр иттею Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Төзелеш Министрлыгы, Казан шәһәренең Башкарма комитеты һәм ТР ДТК Инспекциясе уртак эше нәтиҗәсендә, ТР Премьер-министры беренче урынбасары Песошин А. В. җитәкчелегендә “Кояшлы шәһәр" торак комплексының Б.Урманчы урамы буенча урнашкан 6 нчы номерлы торак йорты №2 һәм №3 блок-секциясе төзелеше тәмамланды. Билгеләнгән тәртиптә 04.02.2016 ярашлылык турында бәяләмәсе бирелде, 05.02.2016 йортларны файдалануга тапшыруга рөхсәт бирелде.
Тантаналы чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Фәнни оешмалар федераль агентлыгы җитәкчесе Михаил Котюков, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Фәннәр академиясе президенты Мәкзүм Сәлахов, Россия фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге рәисе Олег Синяшин һ.б катнашты.