Бүген Алабугада күпләп өй туе үткәрелде. “Ятимнәргә – торак” программасында катнашучы 23 кеше Автомобильчеләр, 8 адресы буенча урнашкан яңа йорттан фатир ачкычлары алды.
Программада катнашучылар бу вакыйганы күптән көтте, чөнки йорт арендалы торак программасы буенча төзелде, ләкин ул тулысынча кешеләр яшәмәде, гомумйорт ихтыяҗлары, җылылык һәм электр энергиясе өчен түләү мәсьәләсе килеп басты. Шуңа күрә әлегә кадәр Дәүләт торак фонды белән сөйләшүләр алып барылды, программасында катнашучыларны фатир белән тәэмин итү кичектерелде. Бүген бу мәсьәлә килешүгә ирешелгән. Йортта тулысынча кешеләр күчеп бетмичә, ОДН өчен идарәче компаниясе түләячәк.
Барлыгы быел республикада “Ятимнәргә – торак” программасы буенча 300 дән артык кеше үзенең фатирыен алды яки алачак, Алабуга ятимнәргә мебель белән җиһазландырылган торак бирелә торга бердәнбер район булып тора. Бәлки нәкъ менә шуңа күрә бүген башка район кешеләре дәАлабугада яшәргә теләк белдергән.
Ул арада шушы көннәрдә шәһәр башкарма комитетына әлеге программма буенча фатр алырга теләүче 7 кешедән торган яңа исемлек килде.Әмма алар икенче елга гына торак белән тәэмин ителәчәк.
ИА "Татар-Информ"мәгълүмат агентлыгы