Төзелеш Министрлыгы, Казан шәһәренең Башкарма комитеты һәм ТР ДТК Инспекциясе уртак эше нәтиҗәсендә, ТР Премьер-министры беренче урынбасары Песошин А. В. җитәкчелегендә “Кояшлы шәһәр" торак комплексының Б.Урманчы урамы буенча урнашкан 6 нчы номерлы торак йорты №2 һәм №3 блок-секциясе төзелеше тәмамланды. Билгеләнгән тәртиптә 04.02.2016 ярашлылык турында бәяләмәсе бирелде, 05.02.2016 йортларны файдалануга тапшыруга рөхсәт бирелде.