ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Юрий Аляшев Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковның Минзәлә муниципаль района эш сәфәрендә катнашты.
Татарстан Премьер-министры 27фатирлы яңа йортны файдалануга тапшыру тантанасында катнашты. Объект гражданнарны аварияле торактан күчерү адреслы программасы буенча һәм социаль ипотека кысаларында төзелгән.
Илдар Халиков фатирларның берсен карады, яңа өйгә күчүчеләрне котлады. Яңа йортка күчүчеләр, үз чиратында, республика һәм район җитәкчелегенә, шулай ук төзүче подряд оешма - "ҖЧҖ" ПМК "Мелиорация"гә рәхмәтләрен белдерде.
Аннары Илдар Халиков Минзәлә муниципаль районы Советының “Минзәлә муниципаль районының 2015 елда социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2016 елга бурычлары” темасына багышланган утырышында катнашты.
Утырышта шулай ук РФ Дәүләт думасы депутаты Әлфия Когогина, ТР Хөкүмәте әгъзалары, ТР Президенты Аппаратының җаваплы хезмәткәрләре, ТР Дәүләт Советы депутаталары, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, район активы катнашты.
Район башлыгы Айдар Сәләхов 2015 ел өчен районның социаль-икътисади үсешенә нәтиҗә ясады һәм алдагы елга бурычларны билгеләде.
Айдар Сәләхов республика җитәкчелегенә ярдәм өчен рәхмәт белдерде.
ТР Премьер-министры утырыш барышында чыгыш ясап, республика җитәкчелеге "Минзәлә районының киләчәктәге үсешенә оптимистларча карый”, диде.
Илдар Халиков билгеләгәнчә, районда социаль өлкәне үстерүгә юнәлтелгән программалар уңышлы гамәлгә ашырыла. Ул шулай ук Татарстанда хәзерге вакытта федераль һәм республика программаларын гамәлгә кертү барганны искә төшерде, һәм быел алар барысы да дәвам итәчәк.
ТР Президенты матбугат хезмәте материаллары буенча. Минзәлә районы "Минзәлә" газеты материаллары файдаланылды.