Казанда яшь галимнәр һәм белгечләр өчен төзелгән торак йорт ачылды

2016 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

Тантаналы чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Фәнни оешмалар федераль агентлыгы җитәкчесе Михаил Котюков, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Фәннәр академиясе президенты Мәкзүм Сәлахов, Россия фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге рәисе Олег Синяшин һ.б катнашты.

Билгеләп үтик: Җиңү проспекты, 216 б адресы буенча 88 фатирлы йорт Россия Фәннәр академиясе Казан институтлары (А.Е.Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институты, Е.К.Завойский исемендәге Казан физика-техника институты ,Казан биохимия һәм биофизика институты, Механика һәм машина төзү институты, Энергетика проблемалары тикшеренү үзәге) яшь галимнәре һәм белгечләре өчен хезмәт торагы сыйфатында билгеләнгән. Хезмәт торакларына квота институтта эшләүче хезмәткәрләр санына туры килә.

О.Синяшин бу йортны төзүне “Торак” федераль максатчан программасына керткән өчен Россия Фәннәр академиясенә, Фәнни оешмалар федераль агентлыгына, шулай ук республика һәм шәһәр җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

“Бүген күңелле вакыйга. Без ел саен 2,4 миллион квадрат метр торак тапшырабыз, ә, ачыкланганча, яшь галимнәр өчен соңгы 25 елда - беренче тапкыр. Яшь галимнәр өчен мондый матур йортлар төзү өчен башлангыч бар дигән сүз. Фәннән башка көндәшлелеккә сәләтле була алмыйбыз, чөнки безнең республика инновацион. Болар барысы да бергә эшләргә тиеш, иң мөһиме - кешеләр һәм алар өчен шартлар булдыру зарур”, - диде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.

“Бер ел чамасы элек Казанда төрле институтларның яшь галимнәре белән фәнне үстерү өчен төрле мөһим  мәсьәләләр буенча фикер алышырга җыелдык. Темаларның берсе торак турында иде. Йортның төзелеп бетүе, торак төзелеше һәм торак шартларын яхшырту программасының киләчәктә дә дәвам итүе буенча шикләнүләр булды”, - дип искәртте Фәнни оешмалар федераль агентлыгы җитәкчесе Михаил Котюков.

“Бүген, 8 февральдә үткәрелә торган Фән көне алдыннан, Россия фәне киләчәген билгеләүче яшь галимнәргә торак йортның символик ачкычын тапшыра алабыз”, - дип, М.Котюков ТР җитәкчелегенә һәм шәхсән Рөстәм Миңнехановка бу проектны тормышка ашыруда катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Киләчәктә дә, бергәләп, Татарстан фәнен үстерү өчен шартлар булдыра алырбыз дип ышанам,  диде ул.

РФА яшь галимнәре һәм белгечләре өчен 88 фатирлы торак йорт узган елның декабрь аенда ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алды. Объектның гомуми мәйданы – 6361,4 кв.метр.

 

ТР ДТКИ матбугат хезмәте. "Татар-Информ" МА материаллары кулланылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International