Быел Татарстанда 60 модульле ФАП һәм 40 участок ветеринар пункты төзеләчәк

2016 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

60 модульле ФАП һәм 40 участок ветеринар пункты төзеләчәк. Төзелеш эшләренә 330 млн сум акча бүленде, дип сөйләде бүген "Татар-информ" агентлыгында узганматбугат конференциясендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары вазифаларын башкаручы Илшат Гыймаев. 

Ул искәрткәнчә, ФАПлар төзү программасы республикада 2012 елдан башлап тормышка ашырыла. Әлеге вакыт эчендә Татарстанда шундый 1668 пункт пәйда булган, аларның 76сы узган ел сафка бастырылган.

"ФАПлар республиканың иң еракта урнашкан торак пунктларында төзелә һәм авыл кешләре медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итә алырлык үзәкләр санала, - дип билгеләп үтте И.Гыймаев. - Анда беренче ярдәм күрсәтергә мөмкинлек биргән бөтен җиһазлар да бар. Барлык ФАПлар да җылылык, су һәм электр энергиясе белән тәэмин ителгән".

Бүген 16 муниципаль берәмлектә 24 объектка нигез ташы салынган, 11 муниципаль берәмлектә 16 объектка инженерия челтәрләре үткәрелгән, 12 модуль 9 муниципаль берәмлектә тиешле мәйданчыкка илтеп җиткерелгән. Әлки районында 1 модульне монтажлау тәмамланган.

ФАПлардан тыш, быел республикада 4 табиб амбулаториясе һәм 10 патологоанатомия бүлекләр төзү, 2 участок сырхауханәсен, 3 амбулатория, 8 сырхауханә, 154 ФАП һәм 4 мәктәп ФАПын капиталь ремонтлау планлаштырыла.

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы мәгълүматы буенча, 2 муниципаль берәмлектә патологоанатомия бүлекләренә нигез ташлары монтажланган. Зәй районында  модульле табиб амбулаториясенә нигез ташы салынган һәм инженерия челтәрләр үткәрелгән. Шулай ук Балтач районында табиб амбулаториясен, 5 муниципаль берәмлектә булган 14 ФАПта, 4 муниципаль берәмлектәге 4 хастаханәдә капиталь ремонт эшләре башланган, Аксубай районында хастаханәне капиталь ремонтлау тәмамланган.

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары вазифаларын башкаручы билгеләп үткәнчә, модульле ФАПлар Лениногорскида, "Нефтемаш" ЯАҖдә завод шартларында әзерләнә. "Әлеге объектларның сыйфаты үзләрен шулкадәр яхшы яктан күрсәтте ки, андый объектлар Кырымда да пәйда булды. Узган ел алар Абхазиядә монтажланды, алар шулай ук кызыксынды һәм 6дан артык модульле ФАП сатып алды", - дип хәбәр итте Гыймаев. "Нефтемаш" ЯАҖ Кырымдагы күләмнәрне арттыра - быел анда унга якын ФАП төзеләчәк", - дип өстәде ул.

Аның сүзләренчә, быел республикада тагын 40 участок ветеринар пункты да пәйда булачак. Былтыр 42 шундый пункт төзелгән. 5 февральгә 15 мунициаль берәмлектә 18 нигез ташы салынган, 13 объектта инженерия челтәрләр әзерләнгән.

"Быел 330 млн сум акча бүлендефельдшерлык-акушерлык пунктларына, һәм 148 млн сум - участок ветеринар пунктларына", - дип хәбәр итте министры урынбасары вазифаларын башкаручы.

"Республиканың ихтыяҗы түбәндәге саннарда чагыла: ел саен 40тан артык участок ветеринар пункты һәм 70тән артык ФАП. Алдагы 2-3 елда Татарстанның әлеге учреждениеләргә булган ихтыяҗы канәгатьләндерелер дип уйлыйбыз", - дип билгеләп үтте Илшат Гыймаев.  


ИА "Татар-Информ"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International