2015 елда Татарстан Республикасы дәүләт төзелеш күзәтү Инспекциясе 100 юл инфраструктурасы объектларында күзәтчелек алып барды (5 транспорт чишелеше, 2 җәяүлеләр кичү урыны, 82 автомобиль юллары, 8 күпер, 3 юл үткәрелеше). Автоюллар һәм юл буе төзелешләрен күзәтү буенча территориаль хезмәткәрләре тарафыннан 87 объектта 296 тикшерү үткәрелде, бозуларны бетерү буенча 56 күрсәтмә бирелде 780,3 мең сумга административ җаваплылыкка тарту турында 18 постановление чыгарылган.
65 юл инфраструктурасы объекты төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алды.
ТР ДТКИ Автоюллар һәм юл буе төзелешләрен күзәтү буенча территориаль орган материаллары буенча
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И. Э. Фәйзуллин йөкләмәсе буенча "Татинвестгражданпроект" проект институты 71А кварталының №3,6 йортларында техник яктан тикшерү үткәрә, әлеге йортларның Төзүчеме - "Свей" оешмасы.
3 нче йорт буенча түбәндәгеләрне хәбәр итәбез: инженер-геологик тикшеренүләр башкарылган, киләчәктә фундамент плитәсе үрнәкләрен тикшерү алырга планлаштырыла. Эшләрне тәмамлау срогы һәм техник тикшерү хисабы әзерләү 29 февральгә планлаштырылган.
№6 торак йорты буенча, хәзерге вакытта техник тикшерү тәмамлану этабында, Министрлыкка хисап тапшыру 8 февральгә планлаштырылган.
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясендә ведомство башлыгының беренче урынбасары Ильфарт Сафиуллин белән киңәшмә үтте, анда түбәндәге сораулар буенча фикер алышынды: Экологик, технологик һәм атом күзәтчелек буенча Федераль хезмәт боерыгы белән расланган Ростехнадзорның 14.07.2015 № 273 " Дәүләт төзелеш күзәтчелеге үткәрүдә һәм төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының (РД 11-04-2006) таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алганда тикшерү үткәрү тәртибе” Боерыгы белән кертелгән үзгәрешләр нигезләнеп, дәүләр төзелеш күзәтчелеге үткәрү тәртибе, ч. 1 ст. 20.25 РФ КоАП (канунда каралган вакыт эчендә административ штрафны түләмәү) каралган канун бозулар өчен административ җаваплылыкка тарту тәртибе һәм үзенчәлекләре, һәм башка мәсьәләләр каралды.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ территорияләрен комплекслы үзләштерү һәм үстерү максатларында автомобиль юллары челтәрен камилләштерүгә кагылышлы Россия Президенты йөкләмләре башкарылуны мониторинглау буенча эш төркеменең утырышында белдерде.
Утырыш эшендә шулай ук Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, РФ Транспорт министры Максим Соколов, Федераль автомобиль транспорты агентлыгы җитәкчесе Роман Старавойт, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, РФ Дәүләт Думасы депутатлары һәм башкалар катнашты. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында үтте.
2016 елның 10 февралендә ДАУ “Дәүләт экспертизасы һәм бәяләр билгеләү буенча Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура Идарәсе" Заказчы-төзүче оешма белгечләре һәм җитәкчеләр өчен түбәндәге темаларга семинар-киңәшмә оештыра: "Заказчының Инвестицион-төзелеш проектын чынга ашыруда гарантиясе. Заказчы-төзүче (техник заказчы) функцияләре, инвестицион-төзелеш процессындагы башка катнашучылар белән үзара хезмәттәшлекне проблемалары.
2015 елда, 2014 ел белән чагыштырганда яңа йортларда яшәүчеләр тарафыннан ачыкланган дефектлар 52% кимегән. Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматларына караганда, гражданнардан “күренмәгән” дефектлар хакында 2014 елда 312, ә 2015 елда 150 мөрәҗәгать теркәлгән. Бу ТР дәүләт төзелеш күзәтү Инспекциясе хезмәткәрләренең төзелешне яхшы күзәтүе турында әйтә.
ТР Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясе 2015 елда 1681 төзелеш объектында күзәтчелек итте. Ел нәтиҗәләре буенча барысы 505 торак төзелеше, социаль сфера, юл инфраструктурасы һәм инженерлык корылмалары объектлары төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алды.
Татарстан Республикасы дәүләт төзелеш күзәтү Инспекциядә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфаларын биләүгә һәм кадрлар резервына кертү конкурсы үткәрелде. Конкурста 9 кеше катнашты.
Комиссия составына түбәндәге кешеләр керде: Кудряшов В. А. Инспекция башлыгы, Сафиуллин и. И. – Инспекция башлыгы беренче урынбасары, Раимов. Ш. Н.- Хокук идарәсе башлыгы, Габсалямова. Н.А.- дәүләт хезмәте һәм кадрлар сәясәте бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе , Баязитов А. А. - Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар Департаменты, бәйсез эксперт Мирсаяпов И. Т. - КДАТУ нигез һәм фундамент, динамика, корылмалар һәм инженерлык геологиясе кафедра мөдире, техник фәннәр докторы, профессор.
Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы торак ихтыяҗың арттыру өчен чаралар комплексын әзерләү максатыннан төзелеш базарында катнашучыларның тәкъдимнәрен анализлый. Тәкъдимнәрнең соңгы варианты Россия Хөкүмәтенә февраль ахырында тәкъдим ителәчәк.
2015 елда Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтү Инспекциясе хезмәткәрләре төзелә торган объектларда, торак төзелеше, социаль сфера, юл инфраструктурасы һәм инженерлык корылмаларында 4793 тикшерү үткәрде, алар нәтиҗәсендә 1820 административ хокук бозу ачыкланды (протокол төзелгән), 1412 күрсәтмә бирелгән, 58 млн. 338 мең сум штраф салынды. ТР дәүләт төзелеш күзәтү Инспекциясе, 2015 елда барлыгы 1681 төзелеш объектында күзәтчелек иткән.