ТР ДТКИ хезмәткәрләре заказчы-төзүче оешма белгечләре һәм җитәкчеләре өчен оештырылган семинар-киңәшмәдә катнашты

2016 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

2016 елның 10 февралендә ТР Төзелеш министрлыгында “Инвестиция-төзелеш проектын үтәүдә  гарант буларак Заказчы.  Заказчы-төзүче (техник заказчы) функцияләре, инвестицион-төзелеш процессы башка катнашучылары белән үзара хезмәттәшлек проблемалары" темасына заказчы-төзүче оешма белгечләре һәм җитәкчеләре өчен семинар-киңәшмәдә узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы Арбитраж суды, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтү Инспекциясе,  Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе , ТР Хисап палатасы вәкилләре катнашты.

ТР ДТК Инспекциясе Төгәлләнгән төзелеш объектларын кабул итүне күзәтү бүлеге мөдире Әлфия Нургалеева түбәндәге тема буенча доклад белән чыгыш ясады: "Дәүләт төзелеш күзәтүне гамәлгә ашыруда тикшерү үткәрү тәртибе һәм төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең) һәм проект документларының таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алу тәртибе. ДТК Канунында яңалыкар”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International