«Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 31.07.2020 ел, № 248-ФЗ федераль закон нигезендә, хәзерге вакытта бизнес объектларында профилактик чаралар үткәрү Татарстан Республикасында контроль (күзәтчелек) органнары эшенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора.
2025 елның 26 апрелендә Татарстанның Биектау районы Калинино тимер юл станциясе янында «Хәтер бакчасы» табигатьне саклау акциясе кысаларында урман утырту чарасы булды. Республика чарасын ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Иске Казан кишәрлеге урманчылыгы оештырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре Габдулла Тукай шигырьләрен укуга багышланган флешмоб үткәрделәр. Чара 26 апрельдә татар шагыйренең тууына 139 ел тулуга багышланган иде.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Зеленодольск шәһәренең Мирный микрорайонында Сәйдәшев урамындагы 1 нче һәм 2 нче 168 фатирлы торак йортларның проект документациясе таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерә.
Бөтен ил буйлап хәтер, батырлык һәм Бөек Җиңү символы буларак ел саен үткәрелә торган «Георгий тасмасы» патриотик акциясе башланды!
Төзекләндерү объектлары – парклар, скверлар, яр буйлары өчен Бөтенроссия онлайн-тавыш бирү башланды.
Яз – чисталык һәм тәртип урнаштыруның традицион вакыты. Ә өмә – яхшы традиция, аның рухы теләсә кайсы коллективны якынайта. Туган шәһәреңә, үзең яшәгән һәм эшләгән җиреңә катнашыңны аңлау күңелле.
2025 елның 22 апрелендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Премия» МТ ҖЧҖ – яңа торак йорт төзүчегә проект документациясе таләпләренә туры килү турында бәяләмә бирде.
«Я столько раз видала рукопашный,
Раз наяву. И тысячу – во сне.
Кто говорит, что на войне не страшно,
Тот ничего не знает о войне».
Юлия Друнина, 1943.
Исегезгә төшерәбез, дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан 2024 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәрге хисап чорындагы керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләре турында мәгълүмат бирү вакыты 2025 елның 30 апрелендә төгәлләнә.