«Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 31.07.2020 ел, № 248-ФЗ федераль закон нигезендә, хәзерге вакытта бизнес объектларында профилактик чаралар үткәрү Татарстан Республикасында контроль (күзәтчелек) органнары эшенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора.
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында профилактик визитка язылу һәм аны бәяләү функционалы гамәлгә ашырылган. Шулай ук https://monitoring.gov.ru/ порталында сылтама буенча профилактик визитларга язылу һәм бәяләү функционалы буенча аңлата торган тарату листовкаларының макеты урнаштырылган: https://monitoring.gov.ru/prevention.