Бөтен ил буйлап хәтер, батырлык һәм Бөек Җиңү символы буларак ел саен үткәрелә торган «Георгий тасмасы» патриотик акциясе башланды!
Быел ул аеруча әһәмиятле: без 1941–1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез.
Георгий тасмасы – Ватанны саклаучыларның батырлыгы, каһарманлыгы һәм даны билгесе ул. Һәр сызык – сугыш төтене кебек кара, Җиңү ялкыны кебек кызгылт – безнең киләчәгебез өчен бирелгән меңләгән гомерләрне хәтерләтә. Аны йөрәк тирәсендә йөртү: «Мин хәтерлим! Мин горурланам!» дигәнне аңлата.
Бу фашизмга каршы көрәшүчеләр турында истәлегебез. Бөек Җиңү символы. Чиксез хөрмәт һәм рәхмәт билгесе.
Ел саен «Георгий тасмасы» акциясе бөтен Россия буенча, шулай ук чит илләрдә дә, миллионлаган кешене берләштерә. Һәм бу көннәрдә, әлбәттә, ветераннарга аерым игътибар бирелә.
#Год_Защитника_Отечества_2025 #Победа80