Яз – чисталык һәм тәртип урнаштыруның традицион вакыты. Ә өмә – яхшы традиция, аның рухы теләсә кайсы коллективны якынайта. Туган шәһәреңә, үзең яшәгән һәм эшләгән җиреңә катнашыңны аңлау күңелле.
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе аппараты, территориаль органнар хезмәткәрләре дә читтә калмады. Алар ведомство офислары тирәсендәге территорияне, шулай ук үзләренең эш урыннарын тәртипкә китерделәр.
Фотода: ТР ДТК инспекциясенең машина йөртүчеләр составы язгы өмәдә; документлар белән тәэмин итү һәм оештыру эшләре бүлегенең өлкән белгече Диана Габделбәрова эш кабинеты тәрәзәсен юа.