Казанның Бутлеров урамында яңа торак йорт төзелде

2025 елның 22 апреле, сишәмбе

2025 елның 22 апрелендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Премия» МТ ҖЧҖ – яңа торак йорт төзүчегә проект документациясе таләпләренә туры килү турында бәяләмә бирде.

Яңа бина Казанның Вахитов районында Бутлеров урамы, 18 адресы буенча урнашкан. Торак йорт бинасы – дүрт катлы, җәмәгать бүлмәләре һәм җир асты паркингы белән.

Булачак яшәүчеләр өчен гомуми мәйданы 2213,90 кв. метр булган 17 фатир төзелгән.

Объектны төзегәндә генераль подрядчы – «РСК «Техпроект» ҖЧҖ, генераль проектлаучы – «Гефест» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International