ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Зеленодольск шәһәренең Мирный микрорайонында Сәйдәшев урамындагы 1 нче һәм 2 нче 168 фатирлы торак йортларның проект документациясе таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерә.
Объектлар төзелеше 2024 елның апрелендә башлана. Йортларның биналары – панельле, җылыту һәм тышкы инженерлык челтәрләре белән. Фундамент төре – субайлы. Түбә тибы – яссы. Һәр бинаның гомуми мәйданы 14374,60 кв. метр тәшкил итә.
Алмаш катлы йортлар – 8-10, ике секцияле. Беренче кат – иҗтимагый билгеләнештәге биналар. 1 нче блок – секциядә катлар арасында 1000 кг йөк күтәрә торган бер пассажир лифты, 2 нче блок – секциядә 1000 кг һәм 400 кг йөк күтәрә торган ике лифт буенча элемтә алып барыла.
Капиталь төзелеш объектларын төзүче булып «Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы тора.
Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы.
Генераль подрядчы – «Ак Барс Строй» ҖЧҖ. Проектлаштыручы – «АБ1 архитектура бюросы» ҖЧҖ.
Зеленодольскида яшәүче 336 гаилә торак шартларын яхшырта алачак. Гражданнарыбызның торак белән тәэмин ителешен арттыру – «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының төп бурычларының берсе.