2025 елның 26 апрелендә Татарстанның Биектау районы Калинино тимер юл станциясе янында «Хәтер бакчасы» табигатьне саклау акциясе кысаларында урман утырту чарасы булды. Республика чарасын ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Иске Казан кишәрлеге урманчылыгы оештырды.
Җиңү көненең 80 еллыгы алдыннан акциягә Татарстанның төрле оешмалары вәкилләре – республикабызның экологиясенә һәм матурлыгына битараф булмаган кешеләр җыелды. Анда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре аеруча актив катнашты.
Гасырлар дәвамында бездә агач утырту – үз Ватаныбызга сакчыл караш, аңа карата соклану һәм мәхәббәт белдерү билгесе булып тора. Апрельнең җылы, кунакчыл урман җиренә дистәләгән нарат һәм каен үсентеләре утыртылды. «Яшәсен, урман!» – ди халык. Һәм ул яшәячәк тә. Яшел, куе булып, табигать нигъмәтләре белән тулып торачак.
Исегезгә төшерәбез, беренче тапкыр «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе 2020 елда үткәрелгән иде. Аны оештыручылар булып «Хәтер бакчасы» АКО, РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы ярдәме белән «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте һәм Җиңү полководецларын искә алу фонды тора.
Акциянең максаты – Бөек Ватан сугышында һәлак булган 27 миллион кеше истәлегенә 27 миллион агач утырту.