ВАТАННЫ САКЛАУЧЫЛАР ЕЛЫ

2025 елның 22 апреле, сишәмбе

«Я столько раз видала рукопашный,

Раз наяву. И тысячу – во сне.

Кто говорит, что на войне не страшно,

Тот ничего не знает о войне».

Юлия Друнина, 1943.

9 Май – Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре үзләренең язмышларын сугышта сынаган якыннарының батырлыклары турында сөйлиләр. Казан шәһәре буенча территориаль органның 5 нче бүлегенең өлкән белгече Илдар Сафин әтисе турында искә ала.

- Һәр геройның, билгеле булганча, язмышы җиңел булмаса да, барысын да Ватанга мәхәббәт һәм үз-үзен корбан итәргә әзерлек берләштерә иде. Әтием Сафин Хәйдәр Сафинович та шундый булды. Ул 1926 елда ТАССРның Лаеш районы Хәерби авылында туа ул. Бөек Ватан сугышында Кызыл Армия сафларына алына. 1943 елның ноябрендә 34 нче аерым ранецлы огнемет батальонына билгеләнә. Аңа нибары 17 яшь була. Ярты Европаны узгач, кече сержантка кадәр барып җитә. Әтинең, күпчелек совет солдатларыныкы кебек, бүләкләре дә бар иде. Болар – Кызыл Йолдыз ордены (1945), «1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» (1945), «Кенигсбергны алган өчен» (1945) медальләре. Сугыштан соң Хәерби сигезьеллык мәктәбендә хезмәт һәм физкультура укытучысы булып эшли. 1965 елның 1 гыйнварында иртә вафат булды. Яралану нәтиҗәләре сиздерде. Әни 39 яшендә  дүрт кечкенә баласы белән тол калды. Ләкин чыдады, безне аякка бастырып, кеше арасына чыгарды. Әти үлгән елны мин биш яшьлек бала идем, бик аз хәтерлим. Ләкин мин бер нәрсәне беләм. Минем әти кыю һәм шул ук вакытта тыйнак кеше иде. Мин дә аның белән горурланам!

Җиңү көне – һәркем өчен «күз яшьләре белән» сугарылган. Без киләчәгебезне саклап калучылар, дошманга каршы көрәштә үз гомерен кызганмаучылар, яңа буыннарга тыныч күккә өмет бирүчеләр белән горурланабыз.…

♦ Х.С. Сафин турында «Халык хәтере» Интернет-порталында:

https://cdnc.pamyat-naroda.ru/booklet/booklet_67b295d8834eb410013b508b4dff.pdf

#Год_Защитника_Отечества_2025 #Победа80

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International