ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2017 ел
дүшәмбе

Министрның быелга якынча фаразы – 80 млн кв. метр, ә 2020 елда 100 млн кв. метрга ирешү бурыч булып тора.

Бу хакта Россиянең Төзелеш министрлыгында булып узган эш кимәшмәсендә Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Михаил Мень хәбәр итте.


11
март, 2017 ел
шимбә

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин республикада гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасын гамәлгә ашыру турында җентекләп сөйләде.


10
март, 2017 ел
җомга

"Әйләнә-тирәлекне саклау турында" Федераль законга һәм капиталь объектларны төзегәндә, үзгәртеп корганда федераль дәүләт экология күзәтчелеге нәтиҗәлелеген арттыру һәм билгеләнгән экология таләпләрен бозган өчен җаваплылыкны көчәйтү өлешендә  Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында” 113578-7 номерлы Федераль закон проекты Дәүләт Думасына карап тикшерү өчен кертелде.


9
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Максатчан модельне гамәлгә ашыру Россия Федерациясе субъектларында илнең бөтен территориясе өчен бердәм булган төзелеш өлкәсендә хокук куллану тәҗрибәсен тәэмин итәргә, шулай ук 2021 елның ахырына төбәкләрдә төзелешкә рөхсәт алу вакытын 82 көнгә кадәр кыскартырга мөмкинлек бирер дип планлаштырыла.

Дәүләт торак күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан хезмәтне саклау өлкәсендә 2017 ел башланганнан бирле 267 тикшерү уздырылган. ДТКИ - 249 тикшерү, ДХИ - 18 тикшерү.


22
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле хезмәттәшләр, төзелеш тармагында эшләүчеләр!

Көчле рухлы һәм кыю кешеләр бәйрәме – Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән котларга рөхсәт итегез! Бу көн хаклы рәвештә батырлык һәм патриотизм символы булып санала, үз Ватанын, якыннарын, туганнарын якларга әзер торучы, Ватанга мәхәббәт, намус, үз бурычларына тугры булу кебек һәрвакыт изге булган төшенчәләр чын ир-атларны берләштерә!

23 февраль – Ватанны Чернобыль АЭСенең атом контрольлегеннән чыгуы нәтиҗәләреннән склаучылар көне дә. Авария китереп чыгарган күренешләргә каршы көрәшүчеләрнең батырлыгы җәмгыятьнең байлыгына әверелде. 1986-1990 елларда Чернобыль АЭСендә булып узган һәлакәтнең нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар радиациянең кешеләргә һәм табигатькә булган зарарлы тәэсирен киметү өчен хәлдән килгәнне дә, килмәгәнне дә эшләде.


20
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

2017 башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан төзелештә хезмәтне саклау өлкәсендә 185 тикшерү уздырылган. «Татарстан Республикасы төзүчеләре бергәлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешмасы тарафыннан оешманың 18  әгъзасына тикшерү уздырылган.      

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

Киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Ирек Фәйзуллин барысын да иминлек техникасы нормаларын һәм кагыйдәләрен үтәү өлешендә төзелеш комплексы оешмалары белән эшне көчәйтергә, кирәкле чаралар күрергә,  контроль-күзәтчелек органнарына – төзелүче объектларны тикшерүне дәвам итәргә өндәде.       

Аннары Ирек Фәйзуллин Татарстан районнарында авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү программасын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде.

Киңәшмә барышында Рөстәм Миңнеханов федераль массакүләм мәгълүмат чараларының республикада авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү вәзгыятенә кагылышлы тәнкыйте турында әйтеп узды. Рөстәм Миңнеханов барлык ведомстволарга да бу мәсьәләгә җитди игътибар бирергә кушты. Аның фикеренчә, барлык документацияне җыярга, йортларны тикшереп чыгу турында һәм йортларның торышы турында экспертиза актларын булдырырга, шулар нигезендә биналарны авария хәлендәге торак фондына кертергә кирәк.  

«НТВ республикада авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү вәзгыятенә кагылышлы тәнкыйть тапшыруы күрсәтте, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Тәнкыйтькә мөнәсәбәт белдерер өчен безнең нигезләнгән дәлилләребез юк. Шунда яшәүчеләр йортларын үзләре авария хәлендә түгел дип санаганга күрә, без тикшерүләрдән соң аларны авария фондыннан төшереп калдырган идек. 1 меңнән артык йорт программадан төшереп калдырылды. Барлык бу йортларны аннары капиталь ремонт программасына керттек. Бүген бу мәсьәлә буенча барлык булган материалларны җыярга кирәк. Әлбәттә, теләсә кем, урамнан узып баручы һәр кеше «монда, бу йортта яшәп була әле» дияргә мөмкин. Бер кеше бу йортта яшәргә мөмкин дисә, калган 20 кеше юк дияргә мөмкин. Моның өчен бит махсус комиссияләр бар. Шуңа күрә комиссияләр карарларыннан чыгып эш итәргә кирәк. Барлык документлар да, шул исәптән комиссияләр каралары да Татарстан Республикасы Хөкүмәтендә һәм Прокуратурада булырга тиеш».

Аннары Ирек Фәйзуллин план буенча торакны гамәлгә кертү турында мәгълүмат бирде. 17 февральгә республикада 389,7 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, ягъни еллык планның 16,2%ы.

Социаль ипотека программасы буенча 35 мең кв. метр мәйданда 693 фатирлы 14 йорт файдалануга тапшырылган, шул исәптән үткән ике атнада – 4,6 мең кв. метрлы мәйданда 89 фатирлы 3 йорт (Югары Ослан районы – 2, Лениногорск районы – 1).

Тулаем соципотека программасы буенча 197 объекттан 86 объект әзер диярлек; уртача әзерлектә – 45 объект; 66 объектта эшләр күп әле.

2017 елда аренда торагы программасы кысаларында гомуми мәйданы 22,6 мең кв. метр булган 13 торак йорт төзү планлаштырылган. Бүгенгә 3 объект эксплуатациягә кертелгән. 10 объект буенча хәлләр түбәндәгечә: 7 объектта төзелеш-монтаж эшләре төгәлләнгән; 2 объектта эчке эшләр бара, инженер системалары монтажлана; 1 объектта диварлар корыла.

Республикада Бөек Ватан сугышы 98 ветераны өчен 19 йорт төзелә, эшләр төрле дәрәҗәдә. Шул исәптән 6 объект тәмамланган (Казан, Чаллы шәһәрләре, Бөгелмә, Зеленодольск, Лаеш районнары); 3 объект әзер диярлек; 7 объект – уртача әзерлектә; 3 объектта эшләр күп әле.

2017 елда 305 ятим баланы торак белән тәэмин итү каралган (суммасы – 346 млн. 742,6 мең сум).

Моннан тыш, аерым категория гражданнарның торак шартларын яхшыртуга 2017 елда бүлеп бирелгән бюджет акчаларыннан 49 күп балалы гаиләне;  2015-2020 елларга «Торак» ФМП буенча 61 яшь гаиләне; 2015-2020 елларга «Торак» ФМП буенча 49 гражданны торак белән тәэмин итү каралган. 

2017 елда күп фатирлы инвестицион торак программасы кысаларында 111 йорт төзү планлаштырыла. Бүгенгә 12 йорт тапшырылган. Калган 99 йортның 37се әзер диярлек; 39 йорт – уртача әзерлектә; 23 йортта эшләр күп әле.

Аз катлы торак төзелеше программасы буенча (шул исәптән  индивидуаль торак төзелеше) планда 8 800 йорт төзү. Шулардан 1 239 йорт төзелгән, 7 561 йорт калган.

Республикада бүгенгә авыл клублары төзү буенча 31 объектның 23ендә эшләр бара.

Әзерлек эшләре Әгерҗе, Менделеевск, Лаеш, Ютазы, Баулы, Югары Ослан, Кайбыч, Теләче, Чирмешән, Чистай районнарында һәм Чаллы шәһәрендә –  11 объектта алып барыла. 7 объектта фундамент корыла (Балтач, Бөгелмә, Нурлат, Аксубай, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Тәтеш районнары). 4 объектта диварлар торгызыла – Әлки, Апас, Биектау һәм Чүпрәле районнарында. 1 объектта – Арча районында түбә ябалар.   

Киңәшмә барышында Ирек Фәйзуллин республика районнарында ветеринария берләшмәләренә һәм авыл хуҗалыгы идарәләренә капиталь ремонт турында да сөйләде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе карамагындагы 23 райондагы 24 объектта эшләр оештырылган. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ведомствосындагы учреждениеләрнең 14 райондагы 14 объектында эшләр бара.

2017 елның 17 февраленә фельдшерлык-акушерлык  пунктлары төзү эшләре 2 районда – Апас һәм Чүпрәле районнарында алып барыла. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.


21
гыйнвар, 2017 ел
шимбә

Татарстан Республикасында 2017 ел башланганнан бирле төзелештә хезмәтне саклау өлкәсендә Дәүләт торак күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 17 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 64 мең сумга ике карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.   

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин та катнашты.  

2017 елның 20 гыйнварына 180,4 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу планның 7,5%ын тәшкил итә, үткән елның шул чорына карата 106 %. Ел башланганнан бирле торак төзелеш программасын гамәлгә ашыру эше Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләрендә дә башланган.

Социаль ипотека программасы буенча 20 гыйнварга 604 фатирлык 30,5 мең кв. метр мәйданда 11 йорт гамәлгә кертелгән (Актаныш – 1, Алексеевск – 2, Арча – 2, Югары Ослан – 1, Яңа Чишмә – 1, Чаллы – 1, Түбән Кама – 1, Казан – 1, Чистай – 1).

Социаль ипотека программасы буенча төзелүче объектлардан 89 объект әзер диярлек; уртача әзерлектә – 45 объект; 66 объектта эшләр бик күп әле.

2017 елда аренда торагын төзү программасы кысаларында 13 торак йорт төзү каралган, гомуми мәйданы – 22,6 мең кв. метр. 1 объект эксплуатациягә тапшырылган (Югары Ослан районы); 6 объектта төзелеш-монтаж эшләре тәмамланган (Югары Ослан - 2, Әлки районы - 2, Чирмешән районы -1, Иннополис шәһәре - 2). 4 объектта эчке эшләр алып барыла (Иннополис); 1 объектта диварларны коралар (Апас районы).

2017 елда ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү кысаларында 305 ятим балага 346 млн. 742,6 мең сумлык торак урыннарын яллау шартнамәләре буенча торак бирү планлаштырылган.   

2017 елга бюджет акчалары кысаларында аерым категория гражданнарның торак шартларын яхшырту буенча 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган 49 гаиләне торак белән тәэмин итү каралган; 50 яшь гаиләгә – 2015-2020 елларга «Торак» ФМП буенча, торак шартларын яхшырту федераль законнар белән гарантияләнгән 49 гражданга – 2015-2020 елларга «Торак» ФМП буенча.

Күп фатирлы инвестицион торак программасын гамәлгә ашыру кысаларында 111 йорт төзү каралган (5 йорт тапшырылган, 106 йорт калган әле). 106 йорттан 41 йорт әзер диярлек (70%тан артыгы); 38 йорт уртача әзерлектә (30дан алып 70%ка кадәр); 27 йортта эшләр күп әле (0дән алып 30%ка кадәр).

Аз катлы төзелеш программасы буенча (шул исәптән индивидуаль торак төзелеше) 8 800 йортны файдалануга тапшырырга ниятлиләр, 566 йорт тапшырылган, 8 234 йорт калган әле.

Өлеш кертеп торак төзү буенча Казан шәһәре Башкарма комитетының вәкаләтле органы хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе Төзелеш министрлыгы  контролендә булган гомуми мәйданы 54,2 мең кв. метрлы өч объектта 608 өлеш кертүче өчен вәзгыять түбәндәгечә. Четаев урамындагы 128 фатирлы йорт (Казан, төзелеш алып баручысы «Вектр» ЯАҖ) – 98 өлеш кертүче, техник әзерлеге – 99%. Тагын бер объект – Әмирхан урамындагы 152 фатирлы йорт (Казан, төзелеш алып баручысы «Маг-строй» ҖЧҖ) – 126 өлеш кертүче, техник әзерлеге – 82%.

168 фатирлы йорт Әмирхан урамы буенча (Казан, төзелеш алып баручысы «Маг-строй» ҖЧҖ) - 56 өлеш кертүче, техник әзерлеге – 78%.

Достоевский ур.,57 адресы буенча 373 фатирлы йорт (Казан, төзелеш алып баручысы «Фирма «Свей» ҖЧҖ) - 328 өлеш кертүче, техник әзерлеге – 55%.

Авыл клубларын төзү программасы буенча 20 гыйнварга эшләр 31 объектның 5сендә оештырылган.

Киңәшмә барышында Рөстәм Миңнехановка кайбер мунициципаль районнарда республика программаларын гамәлгә ашыру кысаларында объектлар өчен җир кишәрлекләре бирү буенча проблемалар бар дип хәбәр ителде. 

Татарстан Президенты белдергәнчә: республика программаларын гамәлгә ашыруга комачаулаучылар кискен җәзаларын алачаклар. «Бу ситуациядә  салынган финанс чараларын анда объектлар төзелсен өчен башка мунициципаль районнарга да җибәрергә мөмкин бит, әмма сезнең районнарда да кешеләр яши бит», - диде Рөстәм Миңнеханов.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International