Капиталь объектларны төзегәндә һәм үзгәртеп корганда дәүләт экология күзәтчелеге өлкәсенә караган законнар катгыйлана

2017 елның 10 марты, җомга

"Әйләнә-тирәлекне саклау турында" Федераль законга һәм капиталь объектларны төзегәндә, үзгәртеп корганда федераль дәүләт экология күзәтчелеге нәтиҗәлелеген арттыру һәм билгеләнгән экология таләпләрен бозган өчен җаваплылыкны көчәйтү өлешендә  Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында” 113578-7 номерлы Федераль закон проекты Дәүләт Думасына карап тикшерү өчен кертелде.

Документ 2011 елның 9 июнендә Россия Федерациясе Дәүләт Советы президиумының утырыш нәтиҗәләре буенча Президент йөкләмәләрен үтәү максатында Хөкүмәт тарафыннан эшләнгән.

Закон проекты нигезендә объектларны төзүгә һәм үгәртеп коруга карата, дәүләт төзелеш күзәтчелеге кысаларыннан тыш, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Росприроднадзор) тарафыннан хәзерге вакытта башкарылырга тиешле федераль дәүләт экология күзәтчелеге тикшерүләрен оештыру һәм үткәрү үзенчәлекләрен билгеләргә тәкъдим ителә.

Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының гамәлдәге нигезләмәләренә таянып, төзелеш күзәтчелеге кысаларыннан тыш, экология күзәтчелеге махсус икътисадый зонада, континенталь шельфта, эчке диңгез суларында, территориаль диңгездә, махсус сакланучы табигый территория җирләрендә, су объектларындагы ясалма җир кишәрлекләрендә гамәлгә ашырыла.

Төзү һәм үзгәртеп кору барышында әлеге объектларга карата Дәүләт экология күзәтчелеге "Дәүләт контрольлеген (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольлекне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында" 294 номерлы Федераль закон (294-ФЗ номерлы Федераль закон) нигезләмәләре нигезендә гамәлгә ашырыла. Аның нигезләмәләрендә юридик затка карата планлы тикшерүләрне 3 елга 1 мәртәбәдән ешрак булмаган рәвештә, ә җитешсезлекләрне юкка чыгару турында күрсәтмәләрне үтәү чоры тәмамлангач, куркыныч барлыкка килү турында мәгълүмат килеп ирешкәндә, Президенттан яки Россия Федерациясе Хөкүмәтеннән күрсәтмә бирелгәндә, прокурор таләбе белән планнан тыш тикшерүләрне үткәрү күздә тотыла.

Шуның белән берлектә, Хөкүмәтнең аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә: "294-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләре төзелеш эшчәнлеген гамәлгә ашыруның түбәндәгеләргә бәйле кайбер үзенчәлекләрен исәпкә алмый: объектларның төзелеш чоры бер елдан ким булырга мөмкин, билгеле бер объектны төзү өчен аерым юридик зат төзелергә мөмкин, аларга карата экология күзәтчелеге гражданнарның яшәгән урыннары ерак урнашу, үтеп керүе авыр булу, Росприроднадзорда төзелеш башлану турында мәгълүмат булмау белән аңлатыла торган объектларны төзү, үзгәртеп кору районнары”.

Моннан тыш, Шәһәр төзелеше кодексында каралганча, объектларны файдалануга тапшыруга рөхсәт бирү турында карар кабул итү өчен Росприроднадзорга төзелгән объектның табигатьне саклау законнары таләпләренә җавап бирүен тикшерергә кирәк. Шуның белән берлектә, төзелеш вакытында экология күзәтчелеген гамәлгә ашыру буенча законлы рәвештә билгеләнгән вәкаләтләре булса да, Росприроднадзорның тиешле тикшерүне үткәрү өчен нигезләре юк, төзелеш барышында контрольлек чараларын үткәрү үзенчәлекләрен исәпкә алучы оештыру тәртибе булмаганга күрә ул аларны тормышка ашыра алмый.

Шушы закон проектына бәйле рәвештә дәүләт төзелеш күзәтчелегенә карата тикшерүләрне оештыруның һәм үткәрүнең шәһәр төзелеше эшчәнлеге турындагы законнарда билгеләнгән аналогик үзенчәлекләрен билгеләү күздә тотыла. Тикшерүләр Еллык планлы тикшерүләр үткәрү планын формалаштырып тормыйча гына, Росприроднадзорга килүче төзелеш башлану һәм тәмамлану вакытлары, җитешсезлекләрне бетерү һәм төзелешнең фактик тәмамлануы хакындагы хәбәрләргә нигезләнеп уздырылачак. Росприроднадзор тарафыннан эшләнгән тикшерүләр программасы үзе дә, шулай ук төзүчегә яки техник заказчыга карата Росприроднадзорга төзелеш башлану турында хәбәр җибәрү турындагы йөкләмәләрнең билгеләнүе дә тикшерү үткәрү өчен нигез булып тора.

Төзү, үзгәртеп кору барышында экология таләпләренең үтәлешен тикшерүләр программасы түбәндәгеләргә бәйле рәвештә формалаштырылачак: эшләрнең билгеле бер этабы төгәлләнү (мәсәлән, җыентык суларны чистарту, атмосфера һавасын саклау буенча техник чишелешләрне гамәлгә кую, пычранган җирләрне рекультивацияләү буенча чаралар күрү һ. б.); әйләнә-тирә мохиткә иң зур йогынты ясалган билгеле бер төзелеш этапларын үткәрү (мәсәлән, төзелеш чорында иң күп калдыклар күләме барлыкка килә).

Экологик таләпләрне бозган өчен җаваплылыкны көчәйтү максатында закон проекты белән Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турында кодексына өстәмәләр кертелә. Росприроднадзорның законнарны бозуларны бетерү турындагы күрсәтмәләрен билгеләнгән чорында үтәмәгән өчен административ хокук бозу составлары буенча 50 мең сумнан 1 млн сумга кадәр дифференциацияләнгән административ штрафлар күләме билгеләнә.

Моннан тыш, закон пректында дәүләт төзелеш күзәтчелеге органнарына дәүләт төзелеш күзәтчелеге кысаларында аларга карата дәүләт экология күзәтчелеген гамәлгә ашыру күздә тотылучы административ хокук бозу эшләрен карап тикшерү буенча вәкаләтләр бүлеп бирү карала.

Хөкүмәт фикеренчә, күрсәтелгән үзгәрешләрне кабул итү төзегәндә, үзгәртеп корганда табигатьне саклау законнары таләпләрен бозуларны кисәтүгә, ачыклауга һәм чикләүгә юнәлдерелгән чараларның нәтиҗәлелеген арттыруга гына түгел, ә табигатьтән файдаланучыларның элек бирелгән күрсәтмәләрнең тиешенчә үтәве өчен дә җаваплылыкны арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International