Василий Кудряшовның Ватанны саклаучылар көне белән котлавы

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

Хөрмәтле хезмәттәшләр, төзелеш тармагында эшләүчеләр!

Көчле рухлы һәм кыю кешеләр бәйрәме – Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән котларга рөхсәт итегез! Бу көн хаклы рәвештә батырлык һәм патриотизм символы булып санала, үз Ватанын, якыннарын, туганнарын якларга әзер торучы, Ватанга мәхәббәт, намус, үз бурычларына тугры булу кебек һәрвакыт изге булган төшенчәләр чын ир-атларны берләштерә!

Бу истәлекле көн илебез язмышы өчен кадерле булган, дәүләт мәнфәгатьләре, аның иминлеге сагында торучы, тыныч хезмәт һәм хәрби батырлык ярдәмендә илебезнең куәтен һәм абруен ныгытучы, аның гражданнарының иминлеген һәм тотрыклылыгын тәэмин итүчеләрнең барысын да берләштерә.

Барлык ир-егетләргә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, Сезнең барлык планнарыгызның һәм уй-ниятләрегезнең тормышка ашуын телим! Тормышыгызда булган бар яхшылыкның саклануын, шатлык мизгелләренең артуын, мәхәббәт һәм бәхет телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International