Татарстан Республикасы төзелеш объектларында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 2016 ел башланганнан бирле хезмәтне саклау өлкәсендә 430 тикшерү уздырылган, барлыгы 5 млн. 926 мең сумга 150 карар чыгарылган.
«Татарстан Республикасы төзүчеләре бергәлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешмасы тарафыннан оешманың 349 әгъзасына тикшерү уздырылган.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры хәбәр иткәнчә, республикада 2016 ел программасына кертелгән 830 күп фатирлы йортлардан 763 объектта капиталь ремонт башланган. Ул искәрткәнчә, барлыгы 4,7 млн. кв. метр мәйдан ремонтланачак. 194,5 мең гражданга торак шартларын яхшырту карала.
Мәгариф учреждениеләренә капремонт барлык объектларда да башланган. Бу шул исәптән 95 гомуми белем учреждениесе (80 муниципаль мәктәп һәм 15 махсус (коррекцион) мәктәп, шулай ук 53 мәктәпкәчә мәгариф оешмасы).
Бер объектта (Тәтеш районындагы гомуми белем мәктәбендә) эшләр тәмамланган, коррекцион мәктәпләр буенча эш ике объектта (Зәй, Түбән Кама районнары) төгәлләнгән.
Мәктәпкәчә оешмалар буенча 8 объектта эшләр беткән (Апас һәм Питрәч районнарында 2 шәр объект, берәр объект – Зәй, Лениногорск, Мөслим һәм Тәтеш районнарында).
Мәдәният объектларына капиталь ремонт шулай ук барлык объектларда да башланган. 21 объектта эшләр тәмамланган, Әгерҗе, Аксубай, Апас, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Зәй, Зеленодольск, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Питрәч, Тәтеш, Ютазы районнары.
Ирек Фәйзуллин шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрнең җирлекләре советлары биналарына капиталь ремонт турында мәгълүмат бирде. Барлык 78 бинада ремонт башланган, финанслау күләме – 98,5 млн. сум. 32 объектта эшләр ахырына җиткән: 2 шәр объект - Әлки, Арча, Югары Ослан, Чүпрәле, Кайбыч, Кукмара, Лениногорск, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Чистай районнарында, берәр объект – Әтнә, Аксубай, Баулый, Балтач, Зеленодольск, Кама Тамагы, Мөслим, Саба, Спас, Теләче, Чирмешән, Ютазы районнарында.
Республикада сыер фермаларына, яшелчә-бәрәңге саклагычларга капремонт ясау һәм силос-сенаж траншеяләрен кору программасы буенча эшләр дәвам итә.
2016 елда су саклау зоналарын төзекләндерү программасы буенча – 20 муниципаль берәмлектә 21 объектта эшләр планлаштырылган. 19 районда эшләр башланган.
2016 елда Татарстан Республикасында «Парклар һәм скверлар» программасы исемлегенә 36 муниципаль берәмлектә 43 объект кертелгән, финанслау – 849,5 млн. сум. Бүгенгә эшләр 30 райондагы 32 объектта алып барыла.
Ирек Фәйзуллин шулай ук республика мунициципаль районнарында республика программалары үтәлешен массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан яктырту мәсьәләсенә дә тукталды. Аның сүзләренчә, бу тема буенча яңалыклар санын рәсми порталларда да, шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларында да арттырырга кирәк.
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы ике ай эчендә (апрельдән алып) бу мәсьәлә буенча мониторинг уздырган, республика программаларын гамәлгә ашыру турында 17 районда йә мәгълүмат юк, йә ул рәсми порталларда чагылдырылмый.
Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, 12 район республика программаларын гамәлгә ашыру турында җирле массакүләм мәгълүмат чараларында мәгълүматны актив биреп бара һәм халыкны таныштыра. Шул исәптән Чаллы, Алабуга, Чирмешән, Тәтеш, Баулы, Чистай, Буа, Әлмәт, Азнакай, Саба, Зәй һәм Әгерҗе районнары.
ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
Бүген, Халыкара балаларны яклау көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Имәнлек» экопаркы» торак комплексында ике телле «Бала-Сити» балалар бакчасын ачуда катнашты.
Чарада шулай ук ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы мәагриф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов, шәһәрнең Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин һәм башкалар катнашты.
Халыкара ике телле «Бала-Сити» балалар бакчалары челтәре директоры Альбина Насыйрова балларның бу мәгариф оешмасында дөньяны дүрт телдә: рус, татар, инглиз һәм кытай телләрендә танып белүләре турында сөйләде. Ата-аналар теләгән тәкъдирдә испан телен дә өйрәнергә мөмкин, диде ул.
Альбина Насырова билгеләп үткәнчә, яңа филиал челтәрнең бу дүртенчесе инде. «Бу Казанда һәм Татарстанда иң зур бакча. Мәйданы – 6890 кв.м. 18 төркемгә исәпләнә, бүгенгә 10 төркем җыелган. Монда 1,5 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балалар алына», – диде ул.
Альбина Насыйрова сүзләренчә, «Имәнлек» экопаркы» торак комплексында яшәүчеләргә балалар бакчасына йөргән өчен түләү аена 11 мең сум тәшкил итәчәк, калганнар өчен – 23 мең сум.
Моннан тыш, «Бала-Сити» филиалында татар-инглиз төркеме ачылган.
Директор сүзләренчә, сентябрьдә башлангыч мәктәп ачылачак – ике параллель сыйныф, хәзер беренче сыйныфка укучылар җыялар.
Бина тулаем 380 балага исәпләнгән, 180 бала җыелган. «Безгә мондый күркәм балалар бакчасын күрү рәхәт. Без күп балалар бакчасы төзедек, әмма бусы – иң уникале һәм алдынгысы, – диде Татарстан Президенты. – Монда дүрт тел өйрәнелә, балалар үсеше өчен төрле мөмкинлекләр бар». Ул билгеләп үткәнчә, «республикада теләсә нинди рәвешле балалар бакчасына ярдәм күрсәтелә, 25 Татарстан балалар бакчасы хосусый». «Бусы – шуларның иң зурысы», – диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук тантанада катнашучыларны балалар бакчасы ачылу һәм Халыкара балаларны яклау көне белән котлады. Моннан тыш, Татарстан Президенты балалар бакчасына 100 мең сумлык сертификат бүләк итте.
Шуннан соң кунаклар балалар бакчасын карап чыктылар, аерым алганда, балаларның актерлык осталыгы, спорт белән шөгыльләнүләрен, кытай телен өйрәнүләрен һәм кытай мәдәнияте белән танышуларын күзәттеләр.
"Татар-информ" МА
Татарстан Республикасында санитар-экологик ике айлык кысаларында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы белән Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 1 апрельдән алып 31 майга кадәр төзелеш мәйданнарында «Чиста төзелеш» гамәлләре уздырдылар. 2016 елның 1 апреленә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе барлыгы 75 хокук бозу ачкан. Административ җаваплылыкка 49 юридик һәм вазыйфаи зат тартылган. Бүген бу хакта республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, май азагына республикада 911,6 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу үткән елның шушы чорына карата 103,2 % тәшкил итә.
Социаль ипотека программасы буенча 27 майга гомуми мәйданы 103,4 мең кв. м булган 1 мең 843 фатирлы 60 торак йорт гамәлгә кертелгән.
Аренда торагы төзелеше дәвам итә. 2016 елда бу программа кысаларында гомуми мәйданы 14,4 мең кв. метр булган 22 торак йорт төзеп бетерү планлаштырыла.
Моннан тыш, Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы буенча республикада 187 ветеран өчен 44 йорт төзү дәвам итә.
Сатып алулар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты ятим балаларның һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның торак хокукларын гамәлгә ашыру программасы буенча 311 торак урынын республика милкенә күчерү турында торглар игълан иткән.
Күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү кысаларында бүгенгә 41 сертификат рәсмиләштерелгән.
Республикада күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 70 йортның 36сы әзер диярлек; уртача әзерлектә – 25 йорт; 9 йортның әзерлеге түбән дәрәҗәдә.
Аз катлы йортлар, шул исәптән индивидуаль торак төзелеше буенча республикада 9 мең йорттан 3 мең 898 объект эксплуатациягә тапшырылган.
2016 елда планлаштырылган участок вәкаләтле полиция хезмәткәрләре өчен корылучы 18 административ-торак комплексының 17сендә төзелеш-монтаж эшләре башланган.
27 майга «Авыл клублары» программасы буенча эшләр 44 объектта алып барыла.
Республикада участок ветеринария пунктларын төзү һәм ветеринария берләшмәләрен һәм авыл хуҗалыгы идарәләрен ремонтлау дәвам итә.
27 майга республиканың 40 районында модульле фельдшер-акушерлык пунктларын (ФАП) төзү өчен 55 фундамент корылган. 33 районда 44 объектка инженер челтәрләре китерелгән, 28 районда 38 модуль мәйданчыкларына китереп куелган, 16 районда 22 модуль монтажланган. 2016 елның 26 маена Апас муниципаль районының Свияжский поселогында фельдшер-акушерлык пункты тантаналы рәвештә ачылган.
188 универсаль спорт мәйданчыгыннан 24 мәйданчык тулысынча эшләп бетерелгән, 164ендә эшләр дәвам итә.
Киңәшмә азагында «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» КБО башкарма директоры Тәлгать Абдуллин социаль ипотека программасы буенча эшләрне барышы турында сөйләде.
ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
Бу минутларда Болгар шәһәрендә Изге Болгар җыены бара. Аны ачу тантанасын уздыру өчен Болгар ислам академиясе төзелә торган урыннан берничә метр ераклыкта гына сәхнә урнаштырылган. Ул зәңгәрсу, яшкелт, сары һәм ак төсләрдәге татар милли бизәкләре белән бизәлгән иде. Тамашачылар өчен махсус эскәмияләр урнаштырылган. "Изге Болгар җыены" на килүчеләр өчен Болгар тарихын чагылдырган фильм төшерелгән. Ул сәхнәнең ике ягыннан экраннар аша күрсәтелде.
Чара Коръән уку белән башланып китте. Берничә минуттан соң, сәхнәгә бәйрәмнең рәсми кунаклары күтәрелде. Алар арасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча "Яңарыш" Республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов, Россия Югары мөфтие, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин, Россия мөфтиләре шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Төньяк Кавказ мөселманнарының координацион үзәге рәисе, мөфти Исмәгыйль хаҗи Бердиев, Метрополит Феофан һ.б. рәсми затлар бар иде. Рөстәм Миңнеханов Болгар җирлегендә берьюлы ике бәйрәм булуын билгеләп үтте. Аның беренчесе Ислам динен рәсми кабул иткән көн булса, икенчесе исә Болгар ислам академиясе нигезенә истәлек капсуласы салу. "Безнең бурыч - динебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклап калу. Соңгы елларда монда күп нәрсә эшләнелде", - диде республика җитәкчесе һәм әлеге изге урынны торгызуда ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерде. Зур рәхмәтләрен ул ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев адресына юллады, тантана алдыннан Болгарда төзелә торган кунакханәне карауларын хәбәр итте. "Бу мөселманнар гына түгел, безнең бөтен кунакларыбыз да килә торган урын булачак. Иң мөһиме - безнең, илебезнең динлелеген саклап калу. Моның өчен без лаеклы белем бирү йорты булдырырга тиеш. Кызганыч, йөз ел эчендә без бик күп нәрсә югалттык. Безнең тарихыбызда бөтен дөньяга танылган татар мөселман галимнәре күп булган. Кызганыч, ул вакытлар инде узган", - диде һәм бүген нигез салыначак академиянең эш максаты лаеклы дин әһелләре әзерләү икәнен ассызыклады.
"Бүген дөньяда җиңел вакытлар түгел, бигрәк тә ислам динендә. Шуңа да без тынычлык һәм татулыкта ничек яшәү үрнәген күрсәтергә тиеш. Ата-бабаларыбыздан күчкән гореф-гадәтләр шул тынычлык нигезе булып тора", - диде Рөстәм Миңнеханов һәм җыенда катнашучыларга рәхмәт әйтеп, исәнлек-саулык теләде.
Игорь Баринов бу урынны гаҗәеп тарихи урын дип атады. "Мондый проектлар Татарстан өчен генә түгел, ил өчен дә мөһим. Аларның мөһимлеге - илкүләм мәсьәләләрне хәл итүдә, конфессияара һәм милләтара тынычлыкны урнаштыруда, дини каршылыклар китереп чыгармауда, безнең халыкның бердәмлеген ныгытуда һәм илнең халыкара дәрәҗәсен күрсәтүдә", - дип ассызыклады һәм дини белем бирү проектларының нәкъ менә хәзер кирәклеген билгеләп үтте. Алга таба тантанада катнашучыларга Минтимер Шәймиев мөрәҗәгать итте. "Елдан-ел безнең очрашуыбызның эчтәлеге байый, үзара аңлашу һаман киңәя. Тагын да уңайлы шартлар тудырабыз, бу юнәлештә эшләр бара. Әле шушы көннәрдә генә Иделгә чыга торган юлда тирәнәйтүләр ясадык. Хәзер зур теплоходлар, кайсы яктан гына килсәләр дә, Болгарның изге җирләрен күрә алачак", - дип хәбәр итте. Академиягә килгәндә, Дәүләт Киңәшчесе аның бөтен шартлар тудырылган комплекс булачагын билгеләп үтте. Камил хәзрәт Сәмигуллин тантанага килүчеләргә Аллаһ сүзләрен җиткереп, гыйлем эстәүнең һәр мөселман өчен фарыз гамәл булуын ассызыклады. "Бу академиябез гыйлем үзәге булачак, гыйлемебезне бөтен дөньяга таратачак. Болгар ислам академиясен булдыру юлында барча тырышлыкларыбыз уң һәм бәрәкәтле булсын", - дигән теләкләрен ирештерде мөфти.
Тәлгать Таҗетдин чыгышында: "Бүген без Аллаһның "Укы" дигән аятен тормышка ашырабыз. Ата-бабаларыбыз борынгыдан мәчет янында мәдрәсә салган. Бүген дә бу гадәтебез бар, Аллага шөкер", - дип шөкер кылды.
"Изге Болгар җыены" кысаларында, Болгар ислам академиясе нигезенә истәлек капсуласы салынды, аңарчы аның эчтәлеге укылды. Истәлек капсуласы салынганда, бар халык тәбарәк әйтеп торды. Киләчәк буынга юлланылган капсула татар, рус, инглиз һәм гарәп телләрендә язылган. РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан хупланылган дини белем бирү югары уку йортында бер үк вакытта 300 ләп кеше укый алачак. Болар - квалификацияләрен күтәрә торган имамнар, 75-100 чамасы магистрлар һәм докторлар. Академиядә 5 кафедра эшләр дип ниятләнә. э
Җыен Болгар шәһәрлегендә 1995 елдан бирле оештырыла. Бу җыенны Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин гамәлгә куйган. 2005 елдан ул ТР Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Спас муниципаль районы тырышлыгы белән үткәрелә. ТР Дәүләт Советы, бу чараның мөһимлеген истә тотып, “Татарстан Республикасының бәйрәм һәм истәлекле даталары турында”гы ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында” ТР Законын кабул итте. Шулай итеп, 21 май Идел Болгарстаны тарафыннан Ислам динен рәсми рәвештә кабул итү көне һәм истәлекле дата итеп тәгаенләнде. "Изге Болгар җыены" өйлә намазы белән тәмамланачак.
"Татар-Информ" МА
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Болгар шәһәренә эш сәфәре кысаларында “Кол Гали” кунакханәсе төзелеше барышы белән танышты.
Аңа ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Спас муниципаль районы башлыгы Камил Ногаев, “Татнефть” ГАҖ генераль директоры Наил Мәганов, “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре кушылды.
Объект төзелеше 2015 нче елның язында Идел елгасы ярында Болгар шәһәрлегенең тарихи өлешеннән читтәрәк башланды. План буенча барлыгы 151 номер булачак. Кунакханә берьюлы 300 гә кадәр кунак кабул итә ала. Шулай ук тренажер залы белән СПА-салон, бассейн, теннис корты, парк зонасы, баскетбол һәм балалар уен мәйданчыклары, йөгерү һәм чаңгы трассалары, 220 урынлык җир асты парковкасы каралган.
Бу проектның үзенчәлеге тарихи мунча торгызылуында (14 нче гасырның Ак палата аналогы). Хәзерге вакытта проектның гомуми әзерлеге 35 процент тәшкил итә, төзелеш эшләре бара. Җәй башында эшчеләр эчке инженер челтәрләрен монтажлауга керешергә ниятли. Объектны 2017 нче елның июлендә файдалануга тапшыру фаразлана.
Рөстәм Миңнехановка төзелеш эшләре барышы турында сөйләделәр, биналарның эчке бизәлеше проектын күрсәттеләр. Шулай ук Татарстан Президенты проект оешмасы җитәкчелеге белән фасадны ямьләндерүнең төрле вариантлары турында фикер алышты.
Аннан соң Рөстәм Миңнеханов Ак мәчеткә юл алды, анда мөселман дин әһелләре белән очрашты.
ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.
Төзелеш объектларында техник иминлекне үтәү һәм хезмәтне саклау, төзелеш тармагында кадрлар квалификациясен арттыру, шулай ук төзелеш сыйфатын күтәрү – бу мәсьәләләргә «Татарстан Республикасы Төзүчеләре бердәмлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешма игътибарын беренче чиратта юнәлдерергә кирәк.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы Төзүчеләре бердәмлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешмасының VII еллык хисап-сайлау гомуми җыелышында хәбәр итте.
Чара «Корстон» КСККда (Казан) узды, анда Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, «Татарстан Республикасы Төзүчеләре бердәмлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешмасы президенты Рим Халитов, төзелеш оешмалары җитәкчеләре һәм башка рәсми затлар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә.
Рөстәм Миңнеханов төзелеш комплексын үстерү һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеген камилләштерү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы утырышында катнашты.
Чара Россия Президенты Владимир Путин рәислегендә Кремльдә узды.
Утырышта катнашучылар – төбәкләр җитәкчеләре, федераль министрлар, төзелеш компанияләре һәм банк структуралары җитәкчелеге вәкилләре – төзелеш комплексын үстерү, инвестицион проектларын гамәлгә ашыру, төзелеш өлкәсендә яңа технологияләр куллану, төзелеш өлкәсендәге законнарны камилләштерү, дәүләт-хосусый партнёрлык механизмнарын куллану мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Кереш сүзендә Владимир Путин белдергәнчә, «төзелеш тармагы – ил социаль-икътисадый үсешенең мөһим, стратегик юнәлеше. Бу – базарның иң динамик, перспектив сегменты, аңа илдәге ҖРПның 6 проценты туры килә».
Ул искәрткәнчә, 10 ел элек илдә Шәһәр төзелеше кодексы кабул ителгән иде, ул төзелеш өлкәсендә норматив базаны тәртипкә салды.
Әмма, дип ассызыклады Владимир Путин, кешеләрнең торак шартларын яхшыртуга булган ихтыяҗы һаман югары булып кала әле, һәм моны ышанычлы базар механизмнарын, шул исәптән ипотека кредитлавын кулланып кына канәгатьләндереп булачак. Соңгы биш елда бу инструмент торакны гамәлгә кертү күләмнәрен – 60 процентка үстерүне, ә эконом-класс буенча 90 процентка үстерүне тәэмин итте.
Утырыш барышында Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень, Красноярск крае губернаторы Виктор Толоконский, Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьёв, «Бөтенроссия дәүләтнеке булмаган коммерциячел булмаган оешмасы» ассоциациясе президенты Андрей Молчанов һәм башкалар чыгыш ясады.
Төгәлрәк Россия Президентының рәсми порталында - http://www.kremlin.ru/events/president/news/51926
ТР Президенты Матбугат хезмәте.
Татарстан Республикасында 2016 елның 13 маена 821,1 мең кв.м. торак гамәлгә кертелгән, бу үткән елның шушы чорына карата 101,3 % тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
И. Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, Татарстанда Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан ел башланганнан бирле техник иминлек җәһәтеннән 395 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау нормаларын һәм кагыйдәләрен бозган өчен 4 млн. 526 мең сумга 111 карар чыгарылган.
85 фатирлы № 6 тышкы инженерлык челтәре булган торак йорт ТР Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алды. Торак йортны төзүче – Татарстан Республикасы каршындагы Дәүләт торак фонды, объектның гомуми мәйданы –10793,1 квадрат метр, фатирлар мәйданы – 5147,9 квадрат метр.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 28 нче апрель 2016 ел, №797-р бүлү кабул ителгән 2016 елда федераль бюджеттан субсидияләр Россия Федерациясе субъектлары бюджетлары чараларын гамәлгә ашыруга төбәк максатчан торак төзүне үстерү программаларын "Стимуллаштыру программасы кысаларында,торак төзелеше субъектлары үсеше программаларын Россия Федерациясенең" Торак " максатлы федераль программасының, 2015-2020 елларга. Татарстан Республикасы субсидия күләме 460,3 млн. сум. тәшкил иткән. Субсидия объектларны төзүгә, социаль инфраструктура һәм автомобиль юллары, яңа микрорайоннарында массакүләм төзү өчен бирелгән.