"Төзелешкә рөхсәт алу һәм территориаль планлаштыру"максатчан моделен гамәлгә ашыру Россия Федерациясе субъектларында илнең бөтен территориясе өчен бердәм булган төзелеш өлкәсендә хокук куллану тәҗрибәсен тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк

2017 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

Россиянең төзелеш министрлыгында Россия Федерациясе субъектларына "Төзелешкә рөхсәт алу һәм территориаль планлаштыру” максатчан моделен гамәлгә кертүне мониторинглау буенча федераль эш төркеменең беренче утырышы узды. Чара 6 мартта Россия Федерациясенең төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары – статс-сәркатип Наталья Антипина рәислегендә узды.

Чарага җыелучылар РФ субъектлары хакимият органнары тарафыннан RegionID системасында максатчан модельне гамәлгә ашыру буенча "юл карталары"н раслау һәм урнаштыру, бу юл карталарын анализлау алымнарын һәм төбәкләрнең фактик күрсәткечләрен бәяләү тәртибенең агымдагы торышы буенча фикер алышты.

Шулай ук, Наталья Антипина билгеләп үткәнчә, Эш төркеме, шул исәптән, максатчан модельне кертү бунча төбәкләргә ярдәм күрсәтү өчен оештырылган. Аерым алганда, максатчан модельгә кирәкле аңлатмалар һәм тәкъдимнәр белән төбәкләрне тәэмин итәргә, һәм округта тиешле укыту киңәшмәләре үткәрергә планлаштырыла.

“Стратегик инициативалар агентлыгы” вәкилләре төркемнең эш планын тәкъдим итте.

Максатчан модельне гамәлгә ашыру Россия Федерациясе субъектларында илнең бөтен территориясе өчен бердәм булган төзелеш өлкәсендә хокук куллану тәҗрибәсен тәэмин итәргә, шулай ук 2021 елның ахырына төбәкләрдә төзелешкә рөхсәт алу вакытын 82 көнгә кадәр кыскартырга мөмкинлек бирер дип планлаштырыла.

Киңәшмәдә Россиянең Икътисадый үсеш министрлыгы, Россиянең Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, Россиянең Транспорт министрлыгы, Стратегик инициативалар агентлыгы, Илкүләм төзүчеләр берләшмәсе, Илкүләм торак төзүчеләр берләшмәсе, шулай ук әйдәп баручы эшлекле берләшмәләрнең вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International