Ватанны саклау элек-электән ир-атларның изге бурычы булып саналган. Чөнки гаиләләребезнең, туганнарыбызның иминлеге, балаларыбызның киләчәге дәүләтнең ни дәрәҗәдә куркынычсыз һәм тотрыклы булуына бәйле.
23 февраль – Ватанны Чернобыль АЭСенең атом контрольлегеннән чыгуы нәтиҗәләреннән склаучылар көне дә. Авария китереп чыгарган күренешләргә каршы көрәшүчеләрнең батырлыгы җәмгыятьнең байлыгына әверелде. 1986-1990 елларда Чернобыль АЭСендә булып узган һәлакәтнең нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар радиациянең кешеләргә һәм табигатькә булган зарарлы тәэсирен киметү өчен хәлдән килгәнне дә, килмәгәнне дә эшләде.
Бу көннәрне сугыш белән чагыштырырга була. Дөрес, Чернобыльдә пулялар сызгырмады анысы. Әмма кешеләр, илне үлемгә китерүче радиациядән саклап, сәламәтлекләрен, еш кына гомерләрен дә корбан итеп, батырлык кылдылар. ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе башлыгының беренче урынбасары Сафиуллин Илфарт Фәтхрислам улы һәм Инспекциянең Көнбатыш территориаль органы җитәкчесе Гайнетдинов Илсур Юныс улы сүзләреннән аңлашылганча, алар һәлакәт нәтиҗәләрен ликвидацияләүдә катнашулары белән чиксез горурланалар.
– Ватанны саклау – көрәш кенә түгел, ә илнең оборона куәтен ныгыту да, патриотик тәрбия бирү дә, яшәүнең беренче көннәреннән үк һәрберебез өчен Россигә карата мәхәббәтнең гәүдәләнеше дә. Менә без дә, Чернобыль китергән фаҗигаи күренешләрне бетерүдә катнашучылар, йөрәк һәм Ватан кушуы буенча, 1986 елның апрелендә Чернобыль АЭСенең җимерелгән 4 нче атом блогыннан ургылып чыккан “җен”нән якларга керештек. Бу чын көрәш иде, дошманыбыз гына күренми торган атом булды, – дип, истәлекләре белән уртаклаша Илфарт Сафиуллин.
ТР ДТК инспекциясе коллективы, көрәштә үз Ватанын якларга әзер торучы, Чернобыль АЭСе һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан хезмәткәрләрен чын ир-атлар бәйрәме белән котлый. Сезгә гаилә иминлеге, сәламәтлек, шатлык, тыныч хезмәт һәм күңел тынычлыгы белән тулы кояшлы көннәр телибез! Эшегездә һәм шәхси тормышыгызда уңышлар телибез!