ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 13 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанның Киров районында Серов урамы буенча торак комплекста офис биналары булган 9 катлы 6нчы йортка төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән капиталь төзелеш объектының энергетика нәтиҗәлелегенә һәм кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу буенча исәпкә алу җиһазлары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүе буенча ярашлылык турында бәяләмә бирелгән.

Объектның төзүчесе – “ФСК Бриз” ҖЧҖ. Яңа төзелгән бинаның мәйданы 4845,8 кв.метр тәшкил итә. 64 фатир кешеләр яши башлау өчен әзер.


12
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

12 декабрь – Россия тарихында әһәмиятле дата. 25 ел элек бу көнне кешеләрнең тигез хокукларын һәм иреген гарантияли торган төп закон кабул ителгән.

Бу истәлекле көндә кешеләрнең үз хокукларын истә тотуын, шулай ук бурычларын да онытмавын – законнарны хөрмәт итүләрен һәм аларда салынган нормалар буенча эш итүләрен телим.

РФ Конституциясе һәр кеше өчен терәк булсын һәм үсеш өчен мөмкинлек бирсен. Бергәләшеп бөек һәм азат Россия белән горурланырбыз, республика һәм илебез чәчәк атсын өчен изге эшләр кылырбыз.

Алдагы көннәргә ышаныч, һәркемгә ихтирамлы мөнәсәбәт, сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек телим.

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспециясе 

2018 елның 10 декабрендә Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Түбән Кама шәһәренең тышкы инженер челтәрләре 49нчы микрорайонында 15нче торак йортка яңа социаль ипотека торак йорты төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән капиталь төзелеш объектының энергетика нәтиҗәлелегенә һәм кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу буенча исәпкә алу җиһазлары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүе буенча ярашлылык турында бәяләмә бирелде.

Социаль ипотека йорты Түбән Кама шәһәре, Корабельная урамы, 58нче йорт адресы буенча урнашкан. Йортның гомум мәйданы 11266,5 кв.метр тәшкил итә, бина 160 фатирга исәпләнгән. Фатирларның гомум мәйданы 7710,6 кв.метр тәшкил итә.

Объектны төзүче - "Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды" коммерцияле булмаган оешмасы.  

Хәзерге вакытта, дәүләт төзелеш күзәтчелеге функцияләрен гамәлгә ашыру кысаларында, төзелештә катнашучылар Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенә документларны Бердәм ведомствоара электрон документлар әйләнеше системасы һәм ведомствоның электрон почтасы аша тапшыра ала.

2018 ел башыннан төзүчеләр электрон документ әйләнеше һәм электрон почта аша Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенә объектларны төзү һәм реконструкцияләүне башлау, төзелеш тәмамлану, кагыйдә бозуларны бетерү, дәүләт хезмәте күрсәтү турындагы хәбәрләмәләр җибәргән. Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенә барлыгы 650дән артык электрон мөрәҗәгать алынган.

2018 елның 12 декабрендә 10 сәгатьтә киңәшмәләр залында видеоконференция режимында Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы карамагындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе  утырышы узды.

Комиссия утырышында түбәндәге сораулар каралды:

1.ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең бюджет акчаларын тотуын контрольдә тоту турында;

2.ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең контракт хезмәте эше нәтиҗәләре;

3. Коррупция турындагы законнарга кертелгән үзгәрешләр турында;

4.Инспекциянең 2015-2021 елларга коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру буенча программага кертелгән үзгәрешләрне карау турында;

5.2018 елда үткәрелгән ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә коррупция торышы турында уздырылган социологик тикшеренү нәтиҗәләре хакында;

6.Комиссиянең 2018 елга эш планын раслау турында;

7.Татарстан Республикасы социаль-икътисади мониторинг комитеты тарафыннан әзерләнгән 2018 елның 1 ярты еллыгына Коррупциягә каршы мониторингны карау турында;

8.Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы әзерләгән 2нче Мәнфәгатьләр низагы өлкәсендә хокук куллану тәҗрибәсенә күзәтүне карау турында;

9.Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт идарәсе тарафыннан Татарстан прокуратурасы мәгълүматы буенча әзерләнгән 2018 елның 9 аенда Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш турындагы законнар үтәлешен күзәтү тәҗрибәсе нәтиҗәләре буенча күзәтүне карау турында.


10
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

ТРның Азнакай районында социаль ипотека йорты ярашлылык турында бәяләмә алды

Азнакай шәһәренең Көньяк-көнчыгыш торак микрорайонында урнашкан яңа социаль ипотека торак йорты төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән капиталь төзелеш объектының энергетика нәтиҗәлелегенә һәм кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу буенча исәпкә алу җиһазлары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүе буенча ярашлылык турында бәяләмә алды.

Күпфатирлы торак йорт Азнакай шәһәрендә Юбилей урамы, 6нчы йорт адресы буенча урнашкан. Төзелеш мәйданы - 6625,4 кв.метр, ә фатирлар мәйданы 5558,5 кв.метр тәшкил итә. 90 фатир тапшырылырга әзер.

Төзекләндерү проектында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен таләпләр исәпкә алынган. Йорт территориясендә балалар, спорт мәйданчыклары, парковка урыннары урнашкан.

Объектны төзүче - "Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды" коммерцияле булмаган оешмасы.  

2018 елның 12 декабрендә 15 сәгатьтә киңәшмәләр залында видеоконференция режимында Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы карамагындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе  утырышы узачак. Анда түбәндәге сораулар каралачак:

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең бюджет акчаларын тотуын контрольдә тоту турында;

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең контракт хезмәте эше нәтиҗәләре;

Инспекциянең 2015-2021 елларга коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру буенча программага кертелгән үзгәрешләрне карау турында;

2018 елда үткәрелгән ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә коррупция торышы турында уздырылган социологик тикшеренү нәтиҗәләре хакында;

Комиссиянең 2018 елга эш планын раслау турында;

Татарстан Республикасы социаль-икътисади мониторинг комитеты тарафыннан әзерләнгән 2018 елның 1 ярты еллыгына Коррупциягә каршы мониторингны карау турында;

Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы әзерләгән 2нче Мәнфәгатьләр низагы өлкәсендә хокук куллану тәҗрибәсенә күзәтүне карау турында;

Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт идарәсе тарафыннан Татарстан прокуратурасы мәгълүматы буенча әзерләнгән 2018 елның 9 аенда Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш турындагы законнар үтәлешен күзәтү тәҗрибәсе нәтиҗәләре буенча күзәтүне карау турында.

Бүген Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе коллективы Административ-хуҗалык тәэминаты, гражданнар оборонасы һәм дәүләт сатып алулары бүлеге җитәкчесе Галиуллин Радик Равил улын тантаналы төстә 55 яше тулу белән котлады.

Инспекция башлыгы Василий Кудряшов Радик Равил улына ныклы сәламәтлек, бетмәс көч һәм дәрт, ниятләре тормышка ашуны теләде.


7
декабрь, 2018 ел
җомга

Бүгенге көнгә булган белешмәләр буенча, Инспекция республикада төзелә һәм үзгәртеп корыла торган 1108 объектта күзәтчелек эшен гамәлгә ашыра.

Ун ай дәвамында ведомство Татарстанда төзелә торган объектларда 3409 тикшерү уздырды.

Гыйнвар-октябрь айларында инспекторлар төзелеш фирмаларына ачыкланган бозуларны бетерү турында 1112 күрсәтмә чыгарды. Гомуми исәпләгәндә, административ хокук бозулар турында 1018 беркетмә төзелде, 23 млн 727 мең сумлык штрафлар салынды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 2018 елда капиталь ремонтланырга тиешле республика медицина учреждениеләренең амбулатор-поликлиника биналары исемлегенә кертелгән объектларда контроль-күзәтчелек эшләре башланды. Әлеге исемлек ТР Министрлар Кабинетының 2018 елның 21 маендагы 1190-р номерлы боерыгы белән расланды.

Инспекторлар капиталь ремонт буенча башкарылган эшләрнең сыйфатын тикшерә. Татарстан буенча барлыгы 114 амбулатор-поликлиника учреждениесе бинасы тикшереләчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International