Хәзерге вакытта, дәүләт төзелеш күзәтчелеге функцияләрен гамәлгә ашыру кысаларында, төзелештә катнашучылар Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенә документларны Бердәм ведомствоара электрон документлар әйләнеше системасы һәм ведомствоның электрон почтасы аша тапшыра ала.
2018 ел башыннан төзүчеләр электрон документ әйләнеше һәм электрон почта аша Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенә объектларны төзү һәм реконструкцияләүне башлау, төзелеш тәмамлану, кагыйдә бозуларны бетерү, дәүләт хезмәте күрсәтү турындагы хәбәрләмәләр җибәргән. Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенә барлыгы 650дән артык электрон мөрәҗәгать алынган.