Татарстанда 2018 елгы капремонт программасына кертелгән медицина учреждениеләрендә тикшерүләр башланды

2018 елның 7 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 2018 елда капиталь ремонтланырга тиешле республика медицина учреждениеләренең амбулатор-поликлиника биналары исемлегенә кертелгән объектларда контроль-күзәтчелек эшләре башланды. Әлеге исемлек ТР Министрлар Кабинетының 2018 елның 21 маендагы 1190-р номерлы боерыгы белән расланды.

Инспекторлар капиталь ремонт буенча башкарылган эшләрнең сыйфатын тикшерә. Татарстан буенча барлыгы 114 амбулатор-поликлиника учреждениесе бинасы тикшереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International